Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 февраль 2026 13:59

«Аулак өй» көрәш

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 78 нче балалар бакчасында «Аулак өй» көрәш булып узды. Төбәкара Аулак өй проектның җитәкчесе Сәрия Миннәхмәт кызы үзе дә килгән иде.

     Аулак өй – борынгыдан килгән татар халкының матур, күркәм йолаларының берсе. Гаилә башлыгы кунакка киткәч, әти-әниләре өйдә булмаган вакытта яшьләр аулак өйләргә кич утырырга җыела торган булган. Кич утыру – матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы. Монда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Егетләр-кызлар  бер-берсе белән танышканнар, кавышканнар. Күрешеп бер-берсенә вәгьдәләр дә бирешкәннәр. Аулак өй, кич утыру – яшьләрнең иң яраткан урыны булган. 

     Бакчабызда «Аулак өй» кичәсе балаларның җырлары, уеннары белән үрелеп барды. Балалар бөек әдип, Габдулла Тукай әкиятләре буенча пазллар җыеп, әкиятләрен, шигырьләрен сөйләделәр. Кызлар-егетләр бер-берсенә такмаклар әйтеп, җырлы-биюле уеннар да уйнадылар, биеделәр. Бәйрәмгә шулай ук әти-әниләр дә килгән иде. Алар да үз осталыкларын күрсәтеп, бергәләп күңел ачтылар. Балаларның үзләренә дә, килгән кунакларга да күңел ачу чарасы ошады. Килгән кунаклар да балаларның чыгышын югары бәяләде. Финалда Роберт Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсендә дә  чыгыш ясау күздә тотыла.  

      Мондый очрашулар телне, милли мөхитне, гореф-гадәтләрне саклап, киләчәк буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Балаларыбыз татар халкының милли йолаларын, гореф гадәтләрен белеп, халык уеннарын уйнап үсәләр. Милли тәрбия ярдәмендә тәрбияләнгән буын, киләчәктә рухи яктан ныклы, җаваплы шәхес булып үсеп җитәчәк.

 

Ризәлә Рифгать кызы Гарипова, 78нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.