«Аулак өй-көрәш» бәйгесе.
20 нче ноябрь көнне Казан шәһәре Вахитов районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 89 нчы балалар бакчасы»нда чираттагы «Аулак өй-көрәш» бәйгесе үтте.
Исеме җисеменә туры килә, дигән мәкальне барыбыз да бик яхшы беләбез. Әлеге балалар бакчасы да «Мәржән» исемен йөртә. Саф татарча, матур итеп сөйләшүче, шигырьләр, жырлар җырларга өйрәнгән балаларны, без – чыннан да, мәрҗәннәргә тиңлибез.
Бакча мөдире – Халиуллина Ләйсән Рәшит кызы үз янына, үзе кебек иң оста, иң талантлы тәрбиячеләрне туплаган да инде. Баскан җирләрендә ут чыгара торган Хасанова Илсөяр, Зияутдинова Илзирә, Халикова Гөлшат, Фатыхова Айгөл, Заббароаа Алинә, Мидубаева Гөлшат, Зиннатуллина Санияләр булганда, ничек инде алар тәрбияләгән балалар оста булмасын, ди.
Тәрбиячеләр башкарган «Серле сандыкта ниләр бар» дигән җырлы-биюле сценкасы, аеруча күңелгә тәэсир итте. Татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән якыннан таныштырып, халкыбызның яраткан жырларын башкарулары, тәрбиячеләрнең никадәр купкырлы талант иясе икәнлеген тагын бер кат тасвирлады.
Әлеге матур чараны оештыруда катнашкан барлык хезмәткәрләргә рәхмәт сузләре әйтәсе килә .
Балалар әдәбияты белэн таныштыру, кулга китап алып уку - ул һәркемнең кулыннан килә. Бары тик, «Мәржән»нәр кебек тырыш булырга гына кирәк.
Сезгә эшегездә зурдан-зур уңышлар телим. Афәрин!
Мәктәпкәчә эшләр буенча мөдир урынбасары Гыйльманова Мөслимә Мәлик кызы, татар теле тәрбиячесе Миннегалиева Фәрдия Шамил кызы.