Бәйге
26 ноябрь - ӘНИЛӘР бәйрәме! Без дә кадерле укучыларыбызның яраткан әниләрен сөендерергә булдык! 1 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр «КОТЛЫЙМ, ӘНИЕМ» дип аталган конкурс игълан итәбез!
Бүген әниләр бәйрәме,
  Бүген җирдә тантана.
  Кояш шуңа көлә бүген,
  Гөлләр шуңа шатлана.
    
  Конкурсның шартлары: 
   Бәйрәмгә багышлап тәбрикләмә (открытка) яса; 
   «САЛАВАТ КҮПЕРЕ» журналының 2024 елның беренче яртыеллыгына язылу квитанциясенең күчермәсе белән бергә рәсемеңне дә salavatkupere@mail.ru электрон адресына юлла; 
   Тәбрикләмәләрне «САЛАВАТ КҮПЕРЕ» журналы вконтакте фото альбомында күзәтеп бар; 
   Җиңүчене 23 ноябрь сәгать 12:00 дә лототрон ярдәмендә билгеләячәкбез! 
  
   Бүләккә җан җылысы белән төрелгән затлы шарф сезне көтә! 
  Барыгызга да уңышлар телибез!
 
     
     
    
     
     
     
             
             
             
             
             
             
            


