Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 марта 2024 09:55

Бакчабызда – Май чабу бәйрәме!

Май чабу бәйрәме – бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе.

Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Бәйрәм җиде көн – төрле йолалар белән үткәрелә. Кешеләр күңел ачалар, кунакка йөрешәләр һәм коймак ашыйлар. Халыкта, әгәр Май чабу атнасын коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрсәң, йортыңа бәхет керәчәк дип ышанганнар.
Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 78 нче балалар бакчасында да Май чабу бәйрәме күңелле генә үтеп китте. Төркемнәрдә бәйрәм табыннары әзерләнде – Май чабу бәйрәменең төп атрибуты булган, түгәрәк коймак та өстәл түрендә булды. Саф һавага чыгып, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Ә соңыннан коймак белән сыйландылар.

Ризәлә Рифгать кызы Гарипова, Казан шәһәренең 78 нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе.