Балага шикәр бирергә ярыймы?
«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Язның гомуми гигиена табибы, нутрициолог Ләйлә Мулланур кызы Айзатуллина белән әңгәмәсеннән өзек.
Зилә Яз: Балага күпме шикәр ярый? Яшерен шикәрне ничек күрергә?
Ләйлә Айзатуллина: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тәкъдимнәре буенча, өлкәннәр һәм балалар өчен өстәлгән (ирекле) шикәрнең тәүлек нормасы рационның гомуми калориялелегеннән 10% тан артмаска тиеш. Шул ук вакытта бу чикне 5% ка кадәр (якынча 25 грамм) төшерү организмга максималь файда китерә. Шикәрне бөтенләй ашамасан да була, чөнки без ашый торган ботка, яшелчәлэр соңгы чиктә организмда барыбер глюкозага әйләнә. Организм глюкозаны аксымнардан һәм майлардан ясарга сәләтле. Без шикәр ашамыйча да яши алабыз.
Бу 5-10% ак шикәр комы гына түгел, ә камыр ашларына, соусларга, ярымфабрикатларга, йогуртларга өстәлә торган, шулай ук балда, сиропларда һәм җимеш сокларында табигый рәвештә булган шикәр дә күздә тотыла. Ә менә яңа өзелгән бөтен җимешләрдәге, җиләкләрдәге һәм яшелчәләрдәге шикәр бу лимитка керми.
Граммнарга килгәндә:
• 2–3 яшькә кадәр балаларнын рационында шикәр бөтенләй булмаска тиеш, чөнки тәм рецепторлары әле җайлашып кына килә, ә ашказаны асты бизе бик нәзек.
• 3 яшьтән 6 яшькә кадәр: 15–20 граммнан артмаска тиеш (якынча 3–4 шакмак яки 1 чәй кашыгы).
• 7 яшьтән 10 яшькә кадәр: 24 граммнан артмаска тиеш (5–6 шакмакка/чәй калагына кадәр).
• 10–11 яшьтән өлкәнрәкләргә: 25–30 граммнан артмаска тиеш (6–7 шакмакка / чәй калагына кадәр).
Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Статистика буенча, балалар да, өлкәннәр дә күп очракта шикәрне үзләре дә сизмәстән – әзер продуктлардагы «яшерен» шикәр аша артык кулланалар. Мәсәлән, бер стакан пачкалы сокта яки татлы газлы суда 30 граммга кадәр шикәр булырга мөмкин – бу исә баланың да, өлкән кешенең дә тәүлеклек нормасын шундук арттырып үти.
Җитештерүчеләр кибеттә сатыла торган соусларга (кетчуп), консервларга, эчә торган йогуртларга, тиз әзерләнә торган иртәнге ашларга һәм коры хлопьяларга зур күләмдә шикәр өстиләр.
Бу нормалардан арттыру инсулинның кискен сикерүенә, эчәклек микрофлорасының бозылуына, кариес үсешенә, авырлык артуга һәм киләчәктә 2 нче типтагы шикәр диабеты куркынычына китерә.