Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 октябрь 2026 13:39

Балалар арасында көнләшү хисе булмасын өчен нишләргә?

«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Язның психолог, нейропсихолог, доцент Люция Әлфәт кызы Ибәтуллина белән әңгәмәсеннән өзек.

Зилә Яз: Көнләшү бигрәк тә бертуганнар арасында еш очрый. Яңа туган бала булса, бу зур проблемалар тудырырга мөмкин. Моны ничек будырмаска?

Люция Ибәтуллина: Көнләшү хисе – бик авыр хис. Үзебезнең дә бу көнләшү хисе бар. Шуңа балаларны аңлап була. Көнләшкән вакытта баланың берәр зыян эшли алганын беләбез һәм үзебезгә аңларга тырышабыз. Ата-аналарның моны булдырмау ысуллары бар. Беренчедән, олырак баланы олы итеп күрергә, ә кечкенә баланы кече итеп күрергә. Мәсәлән, алма бүләбез икән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен истә тотып, зуррак кисәкне олырак балага, ә кечерәген бәләкәйрәк балага бирәбез. Шулай итеп без олы баланың статусын ассызыклап үтәбез. Яисә: «Син олырак, шуңа дусларың белән урамга чыгарга мөмкинсең, ә энең/сеңлең минем белән өйдә кала», – дибез.

Икенчедән, әти-әни һәр балага шәхси вакыт бүлеп бирергә мөмкинлек табарга тиеш. Иң элек: «Син минем белән ничек вакыт үткәрергә телисең?» – дип, алдан аның сезнең белән ничек вакыт үткәрергә теләвен ачыклагыз.

Шулай ук, балаларны чагыштырырга кирәкми. Һәр баланың эше нәтиҗәсенә игътибар бирегез, мәсәлән: «Бу рәсемдә төсләрне бик уңышлы сайлагансың!» – дип хуплау әйбәт.

Һәр баланың шәхси әйберләре булсын (мәсәлән, үз урыны, үз тәлинкәсе, үз уенчыклары). «Аны башкаларга рөхсәтсез алырга ярамый!» – дигән кагыйдә дә кертегез.

Балаларның уртак шөгыльләрен хуплагыз. Мәсәлән, бергә конструктор җыю, печенье пешерү, мультфильм карау – монда балалар бер-берсен тыңларга, килешергә өйрәнәләр.