Балалар бакчасында - «Цирк Шапито»!
Цирк көнен без ничек итеп уздырдык?
18 апрель - дөньякүләм цирк көне билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасы да бу бәйрәмнән читтә калмады! Яр Чаллы шәһәренең 109 нчы "Курай" балалар бакчасының спорт залында чын цирк тамашасы оештырылды. Әлеге "Шапито" циркының артислары булып безнең бакча тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады. Яшь тамашачыларны ике шаян клоун — Клепа белән Буся каршы алды. Әмма Клепаның кәефе нишләптер начар иде... Балалар Клепаның күңелен күтәрергә теләп, цирк арена каләмендә бер-бер артлы төрле номерлар күрсәттеләр. Алар цирк атларында чыгыш ясадылар, оркестр оештырдылар, акробатик этюдлар күрсәттеләр, гимнаст чыгышы да таң калдырды. Икенче группадагы нәниләр, үзләренең җитезлекләрен күрсәтеп, аркан буйлап үттеләр. "Серле җәнлекләр" һәм "Фокусник" номерлары алкышларга күмелде. Һәр чыгыш үзенчәлекле булды! Цирк - ул һәрвакыт бәйрәм,елмаю, көлү һәм тылсым, әкият дөньясы!