Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 октябрь 2026 12:29

Балам бар. Бала ничә яшьтә беренче сүзләрне әйтә башларга тиеш?

«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Язның психолог, нейропсихолог, доцент Люция Әлфәт кызы Ибәтуллина белән әңгәмәсеннән өзек.

Зилә Яз: Кечкенә бала ничә яшьтә беренче сүзләрне әйтә башларга тиеш. Ничә яшькә кадәр сөйләшмәү – ул норма?

Люция Ибәтуллина: Психологиядә, фәнни яктан хәзер норма төшенчәсе киңәя бара. Элек, мәсәлән, 1 яшьтә 5-6 сүз әйтмәгән бала – норма түгел дип исәпләнсә, хәзер инде 2 яшьтә шул 5-6 сүзне әйтә икән – бу уңай карала. Ләкин монда нәрсәне ассыклап үтәргә кирәк? Беренчесе, бала сөйләмне аңлыймы? Әгәр дә ул мөрәҗәгать итүене кабул итә икән, әйткән гамәлләрне эшли икән, димәк, аның сөйләме үсә. Ә инде үзе әйтү – бу сөйләмнең икенче ягы. Сөйләм теле үсүен теләсәгез, бала белән сөйләшергә кирәк.

6-7 айдан башлап бала бытбылдарга тиеш (лепет). Мә-мә, нә-нә кебек авазлар чыгара башлыйлар. Бу нормаль күренеш. Без баланың шул беренче авазларыннан иҗекләр кушып әйтергә тиеш. Мәсәлән, «Нә-нә-нә – Әннә», «Мә-мә-мә – Мәм-мәм», «Мәм-мәм ашыйсың киләме? – диеп берничә тапкыр әйтеп күрсәтәбез. Балаланың баш миендә: «Мин әйтә торган авазлар ниндидер сүзләргә охшаш. Димәк, мин мәм-мәм дигәч, әни миңа ашарга бирә», – дигәнрәк элемтәләр барлыкка килә.

Нормада 2 яшьтә ике сүздән торган җөмлә әйтергә мөмкин. Ул җөмләләр бер сүздән дә торырга мөмкин, мәсәлән, «бетте», яисә «барам», яисә «кил». Бу әйбәт күренеш, димәк, баланың сөйләме бар һәм ул үсә.

Балалар авазларга охшатып сөйләшәләр һәм күп кенә ата-аналар моңа игътибар бирмиләр. Русча бу «звукоподражание» дип атала. Бу сөйләмнең бер этабы. Мәсәлән, песине күрәбез һәм «Мияу» дибез. Бала песи дип әйтә алмаса да, «мияу» дип авазларны чыгара ала. Менә бу «мяу» ул песине аңлата, этне дә, бозауны да түгел, песине аңлата. Бала өчен бу яңа сүз. Һәм моны үстерергә кирәк.

Әгәр дә бала 2 яшьтән соң, бер-ике аваздан торган (мәсәлән, «әйе», «юк», «кит» кебек) сүзләр әйтми икән, яки сөйләшкән вакытта күзгә карамый һәм аңламый торган булса, моны тайпылыш дип әйтергә мөмкин. Мондый очракта ата-анага невролог, психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.