Балам бар. Балаларга нәрсә ашатырга ярамый?
«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Язның гомуми гигиена табибы, нутрициолог Ләйлә Мулланур кызы Айзатуллина белән әңгәмәсеннән өзек.
Зилә Яз: Балаларга нәрсә ашатырга ярамый?
Ләйлә Айзатуллина: 3 яшькә кадәр балаларга мин шикәр hэм башка баллы продуктлар бирмәс идем. Кибетләрдә сатыла торган «чуп-чар ризыклар» ашатмас идем. Печенье, матур кәгазьләргә төрелгән пирожныйлар, аю формасында пешерелгән кекслар ашатмас идем. Киптерелгән бәрәңге һәм ипи, ягъни чипсы белән кириешки. Мондый ризыкларда организм өчен бернинди файдалы матдәләр дә (витаминнар, минераллар, сәламәт аксымнар) юк. Киресенчә, алар транс-майларга, яшерен шикәргә, тозга һәм ясалма химик өстәмәләргә үтә бай (тәм көчәйткечләр (глутамат дибез инде), буяулар, консервантлар).
Нинди зыян китерәләр?
1. Беренчендән, алар ашказаны-эчәк трактын җәрәхәтли: каты, ачы һәм химик матдәләр белән тулган бу ризыклар ашказаны лайлалы тышчасын ялкынсындыра. Бу исә балаларда гастрит куркынычын арттыра.
2. Икенчендән, файдалы микрофлораны үтерә: ясалма өстәмәләр эчәклектәге яхшы бактерияләрне юкка чыгара, ә алар урынына патоген (зыянлы) микрофлора үрчи башлый. Нәтиҗәдә − эч күбә һәм азыкның сеңеше бозыла, иммунитет какшый.
3. Өченчедән, ферментлар системасын алдый: тәм көчәйткечләр баланың тәм рецепторларын боза. Шуңа күрә бала алга таба гади файдалы ризыкларны (яшелчә, ит, боткаларны) тәмсез дип таба һәм алардан баш тарта башлый.
Бала бу чүп-чар ризыкларны никадәр иртәрәк татып караса, аңа бәйлелек тә шулкадәр тизрәк формалашачак. Ул мондый ризыкларга тиз ияләнәчәк һәм бу зыянлы гадәт белән инде гомер буе көрәшергә мәҗбүр булачак.