Балам бар. Балаларга өстәмә витаминнар бирү кирәкме?
«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Язның гомуми гигиена табибы, нутрициолог Ләйлә Мулланур кызы Айзатуллина белән әңгәмәсеннән өзек.
Зилә Яз: Балага өстәмә витаминнар кирәкме? Тимер яки D витамины дефицитыннан ничек ачыкларга?
Ләйлә Айзатуллина: Витамин һәм минераллар буенча дефицитларны ачыклар өчен кан анализы бирергә кирәк, чек-ап дибез инде. Аллага шөкер, андый мөмкинчелекләр хәзерге вакытта бик күп, адым саен лаборатория. Елга бер мәртәбә булса да анализлар биреп баланын сәламәтлеген күзәтеп торырга кирәк.
Заманча ризыкларда витаминнар һәм минераллар җитмәү проблемасы («яшерен ачлык» феномены) – бу бүгенге нутрициологиядә иң мөһим һәм актуаль темаларның берсе. Без зур, матур, ялтырап торган яшелчә һәм җимешләр сатып алабыз, әмма фәнни тикшеренүләр раслаганча, аларның эчендәге файдалы матдәләр күләме елдан-ел кими бара.
Моның төп сәбәпләре:
• Заманча азык-төлекнең сыйфаты туфракларның ярлылануы белән бәйле: интенсив игенчелек аркасында җирләр ял итәргә өлгерми. Туфрактан еллар буе калий, магний, цинк һәм бакыр суырылып алына, ә ашлама сыйфатында җиргә нигездә өч кенә элемент (азот, фосфор, калий) кире кайтарыла. Нәтиҗәдә, туфракта минераллар азая, димәк, үсемлеккә дә керми.
• Тиз үстерү сортлары (селекция): Заманча сортларны нәкъ менә файдалылык өчен түгел, ә тиз үссеннәр, зур булсыннар, корткычларга бирешмәсеннәр һәм озак саклансыннар өчен уйлап табалар. Үсемлек шулкадәр тиз үсә, ул туфрактан кәрәкле микроэлементларны сеңдереп өлгерми. Бу фән дөньясында «разбавление эффекты» («сыеклану эффекты») дип атала.
• Иртә өзү һәм логистика: Җимешләрне безнең кибетләргә китереп җиткерү өчен, аларны яшел килеш өзәләр. Брокколи, алма яки томатлар кояш астында, үз тамырында өлгермәгәч, аларда витаминнар (аеруча С һәм В төркеме) тулысынча ясалып җитә алмый.
• Технологик эшкәртү: Бөртекле ашамлыкларны (ярмаларны) чистарту, рафинадлау процессында аларның иң файдалы өлеше – кабыгы һәм яралгысы алына. Нәтиҗәдә, ак онда яки ак дөгедә витаминнар бөтенләй диярлек калмый.
Соңгы 50-70 ел эчендә уздырылган халыкара тикшеренүләр (мәсәлән, АКШ Милли сәламәтлек институтлары һәм Бөекбритания мәгълүматлары буенча) куркыныч тенденцияне күрсәтә:
• Алмаларда тимер күләме — 40-50% ка, ә С витамины 40% ка кимегән.
• Брокколи һәм ташкабакта кальций һәм магний дәрәҗәсе якынча 30% ка төшкән.
• Иттә һәм сөттә сәламәт майлар (Омега-3) күләме кимегән, чөнки терлекләр хәзер болында үлән ашап түгел, ә ябык фермаларда коры комбикорм белән туклана.
Бу безнең өчен нәрсә дигән сүз?
Бу күренешне нутрициологиядә «калорияле ачлык» яки «яшерен ачлык» (энергетический голод, скрытый голод) дип атыйлар. Кеше ашый, калорияләр ала, авырлыгы арта, әмма аның күзәнәкләре туклану матдәләренә (микронутриентларга) сусаган була. Тамак тук – күзәнәк ач.
Нәтиҗәдә:
• Хроник хәлсезлек һәм тиз аручанлык (магний һәм тимер җитмәүдән).
• Иммунитетның какшавы (цинк, С һәм Д витаминнары аз булудан).
• Чәчләр коелу, тырнаклар сыну, тире корылыгы.
Заманча дөньяда сәламәт булып калу өчен гади генә «күп итеп ашау» җитми. Рационга карата махсус алым кирәк:
1. Максималь рәвештә җирле һәм сезонлы ризыклар сайларга. Урамда кыш булганда, чит илдән китерелгән пластмасс сыман томатларга караганда, туңдырылган җиләкләр яки эчетелгән кәбестә күпкә файдалырак. Үз бакчабызда үскән яшелчә-җиләк-җимешләргә өстенлек бирергә.
2. Рафинадланган ризыкларны киметергә. Ак он һәм шикәр урынына бөтен бөртекле ярмалар (карабодай, сүс боткасы, киноа) кулланырга.
3. Нутрицевтик ярдәм. Организмда витамин-минераллар дефицитын тикшереп (анализлар аша), табиб яки нутрициолог күзәтүендә сыйфатлы БАДлар (Биологик актив өстәмәләр) ярдәмендә бу бушлыкны тутыру заманча тормышның таләбенә әверелде. Шуна күрә, анализлар бирәбез дә кирәкле матдәләрне капсула аша организмга җиткерәбез.
Бүгенге кешенең рационында бик җитди һәм күренми торган проблема бар – бу Омега-3 һәм Омега-6 май кислоталарының нисбәте бозылу.
Эволюция күзлегеннән караганда, кеше организмы бу ике майны 1:1 яисә 1:4 нисбәтендә алырга яраклашкан. Әмма заманча ризыкларда (фастфуд, кибет соуслары, маргарин, көнбагыш һәм кукуруз майларында) Омега-6 бик күп. Нәтиҗәдә, бүген бу нисбәт 1:20 яки хәтта 1:40 дәрәҗәсенә җитте.
Иң мөһим факт: Омега-3 май кислоталары кеше организмында үзлегеннән бөтенләй синтезланмый. Ул алыштыргысыз (эссенциаль) май кислотасы булып тора. Кеше организмында аны ясау өчен кирәкле махсус ферментлар юк.
Үсемлек ризыкларында (җитен яки чиа орлыгында) Омега-3-нең күчеш төре (ALA) булса да, организм аны иң кирәкле төрләргә (DHA һәм EPA-га) тик 1–5% ка гына әйләндерә ала. Димәк, без бу әзер майны һичшиксез тыштан — балык ризыклары яисә сыйфатлы БАДлар аша гына алырга тиешбез.
Омега-6 организмда ялкынсыну процессларын кабызып җибәрә (ул артык күп булса), ә Омега-3, киресенчә, бу ялкынсынуны баса. Ул җитмәгәндә, кешедә хроник авырулар һәм иммунитет какшавы башлана.
Ни өчен Омега-3 балалар өчен аеруча мөһим?
Бала организмы тиз үсә, һәм Омега-3 бала өчен гади май гына түгел, ул – төзелеш материалы:
1. Ми һәм интеллект үсеше: Бала миенең һәм күз челтәренең зур өлеше нәкъ менә Омега-3 майларыннан тора. Ул җитәрлек булганда, баланың хәтере яхшыра, игътибары арта, ул телләрне җиңелрәк үзләштерә.
2. Гиперактивлыкны киметү (СДВГ): Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, Омега-3 баланың нерв системасын тынычландыра, артык ярсучанлыкны һәм игътибар чәчелүен киметә.
Бүгенге көндә без БАДлар турында сөйләшәбез, ә СССРда бу дәүләт дәрәҗәсендәге программа булган. 1950–1970 елларда балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә һәр балага мәҗбүри рәвештә көненә бер кашык сыек балык мае (рыбий жир) эчертә торган булганнар.
Сугыштан соңгы елларда балалар арасында рахит (сөякләр йомшару) киң таралган була, ә кибетләрдә сыйфатлы кызыл балык яисә диңгез ризыклары җитмәгән.
Балык мае – А, Д витаминнарына һәм Омега-3 май кислоталарына бай иң арзанлы, табигый чыганак булган. Ул балаларның сөякләрен ныгыткан һәм салкын тиюдән саклаган.
1970 елларда СССРда бу мәҗбүри программаны вакытлыча туктаталар. Моның сәбәбе – океан суларының пычрануы аркасында балык маеның сыйфаты начараю (авыр металлар җыелу куркынычы) була.
Бүгенге көндә исә заманча технологияләр балык маен токсиннардан тулысынча чистартырга мөмкинлек бирә, шуңа күрә Омега-3 кабат сәламәтлек саклауның төп өлешенә әйләнде. Шулай да сыйфатлы балык майлары, сыйфатлы витаминнар эчәргә кирәк икәнен онытмаска кирәк. (Капсуланы ачып ашап карарга кирәк, эчегән булса андый капсулаларны ташларга).