Балам бар. Баланы балалар бакчасына яки мәктәпкә ничек дөрес итеп ияләштерергә? Адаптация чоры.
«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Язның психолог, нейропсихолог, доцент Люция Әлфәт кызы Ибәтуллина белән әңгәмәсеннән өзек.
Зилә Яз: Баланың балалар бакчасына яки мәктәпкә йөрүдә авырлыклар булмасын өчен, аны ничек дөрес итеп ияләштерергә? Адаптация чоры турында сөйләшеп алыйк.
Люция Ибәтуллина: Адаптация, ияләштерү – бик мөһим процесс. Бу процессны берничә этапка бүлеп карарга кирәк. Минемчә, иң беренчесе – ул танышу. Ияләшү процессы берничә айдан алып тугыз айга кадәр барырга мөмкин. Ул уку елы дәвамында да әле ияләшергә мөмкин. Шуңа күрә ата-аналар, бу саннарны истә тотып, ашыкмаска тиеш.
Беренче танышу этабы әйбәт үтсен өчен, танышу процессы вакытында баланың әнисе янында булырга тиеш.
Бакчага ияләштерергә ниятлибез икән, кичке якта бала белән урамга чыгып, балалар бакчасы янында йөрергә киңәш итәм. Ни өчен кичке якта? Чөнки кич белән әти-әниләр балаларын өйгә алып китәләр. Балага: «Карале, улым/кызым, балалар монда бакчага уйнар өчен, бер-берсе белән аралашыр өчен, танышыр өчен, күңелле итеп вакыт уздырыр өчен йөриләр.Аннары кич белән әти-әниләре аларны өйгә алып кайта. Калдырмыйлар, алып китәләр», – дип әйтеп тору кирәк. Шулай берничә атна дәвамында кичләрен балалар бакчасы тирәсендә йөрү мөһим.
Кабул ителү турында игълан килгәннән соң, без баланы тәрбияче апа белән танышырга алып барабыз. Ул көнне баланы бакчада калдырмыйбыз. Алдан ук тәрбиячегә бүләк әзерләп бару әйбәт (чәчәк яки яфрак бәйләме, үзе ясаган кул эшләнмәсе, рәсем яисә башка истәлекле бүләк). Чөнки психологик яктан, әгәр дә без икенче кешегә карата матур гамәл ясыйбыз икән, ул кеше безгә кадерлерәк була. Бүләкне биргәндә балага рәхәт була. Без бала белән тәрбияче арасында бу бәйләнешне үзебез булдыра алабыз.
«Балагыз еламый, аны берничә сәгатькә яки кичкә кадәр калдырыгыз», − дигән сүз дөрес түгел. Ияләшү, адаптация – нерв системасы өчен бик зур стресс. Бала еламаска да мөмкин, димәк аның нерв системасы нык, әмма кич белән истерикага бирелә ала. Яисә төнге йокысы бозыла, ашамаска, уйнамаска мөмкин. Шулай үз-үзен тотышы тискәре якка үзгәрә икән, димәк, бу әти-әниләр өчен беренче кыңгыраулар. Адаптация авырлаша, балага булышырга кирәк. Баланы бер сәгатьтән башлап, көн саен, 15 минут, ярты сәгать өстәп кенә, өч сәгатькә кадәр калдырырга ярый. Бер атнадан соң йокларга яки көне буена калдыру – зур хата.
Әгәр дә, бала авырып, берничә көн йөрмәсә, ияләшү процессы өр-яңадан башлана. Адаптацияне берничә тапкыр узарга да мөмкин. Бу озак процесс. Кайвакыт сентябрьдә йөри башлап, декабрь айларына гына ул йокларга калырга мөмкин.
Озак каникуллардан соң да балага һәрвакыт ияләшергә вакыт бирергә кирәк. Баланың мәктәпкә беренчеме, икенчеме, өченчеме сыйныфка барганда шулай ук ияләшү процессы бара. Ләкин ел саен бу ияләшү процессы тизрәк барырга мөмкин.
Кичләрен без баланың нерв системасына булышырга тиешбез. Физик яктан бу урамда уйнау, саф һавада йөрү булса, эмоциональ яктан өйдә вак моториканы үстерә торган уеннар уйныйбыз. Шулай ук ваннада су сиптереп уйнарга, бергәләп җырлар җырларга, биергә мөмкин. Болар барысы да нерв системасын ныгыта.
Фото ясалма фәһем ярдәмендә иҗат ителде.