Балам бар. Гаджетлар куллануны ничек чикләргә?
«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Язның психолог, нейропсихолог, доцент Люция Әлфәт кызы Ибәтуллина белән әңгәмәсеннән өзек.
Зилә Яз: Гаджетлар куллану. Ничек итеп бала белән килешү төзергә? Катгый рәвештә тыймыйча, баланс табырга?
Люция Ибәтуллина: Гаджетлар – тормышыбызның бер өлеше. Алардан берничек тә котылып булмый. Ләкин балага ниндидер әйбер тоттырабыз икән, мәсәлән, телефонны, аңа инструкциясен дә бирергә тиешбез. Кешенең кулына бензопила тоттырып, бар, утын кис дип әйтмибез бит. Иң элек ничек кабызырга, ничек кулланырга икәнен өйрәтәбез. Гаджетларны биргәндә шулай ук, башта куркынычсызлык кагыйдәләрен әйтеп китәргә кирәк. «Шәхси фотоларны җибәрергә ярамый; таныш булмаган кешеләргә җавап бирмә; адресыңны күрсәтмә», – кебек гап-гади киңәшләрне әйтеп узарга кирәк.
Икенчедән, гаджетлар белән куллану вакытын чикләргә кирәк. Чикләр, кагыйдәләр булдырылса, балага үзенә дә уңайлырак булачак. Мәсәлән, «уянгач та телефонны кулга алмыйбыз, ашаган вакытта телефон яки телевизор карамыйбыз, йокларга ятыр алдыннан – бер сәгать кала, барлык гаджетларны сүндерәбез» кебек кагыйдәләр, кирәкмәгән әйтешүләрне киметәчәк. Гаджетларны куллану кагыйдәләре, балага карата гына түгел, бөтен гаилә өчен уртак булырга тиеш.
Өченчедән, баланы интернеттагы контент белән кулланырга өйрәтергә кирәк. Буш вакытында ул Интернетта файдалы мәгълүмат туплый ала. Мәсәлән, без балага берәр сорау бирәбез, ә җавапны ул үзе Интернет аша таба.
Дүртенчесе, гаилә бергә җыелган вакытта, гаджетларны читкә куеп, үз-ара аралашу, бергә вакыт уздыру бала өчен бик мөһим.
Фото ясалма фәһем ярдәме белән иҗат ителде.