Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 мая 2024 13:43

Баш киемнәре

Баш киемнәре Кешеләр борын заманнардан бирле башның иң кирәкле тән әгъзасы булуын белгән. Шуңа күрә аны бәрелүдән, салкыннан һәм эсседән сакларга тырышкан.

Алар эче алынган кабактан, кокос чикләвеге яисә тәвә кошы йомыркасы кабыгыннан һәм ташбака кабырчыгыннан ясалган. 
Борынгы Грециядә салам, агач кайрысы һәм шикәр камышыннан үрелгән петасос дигән баш киеме булган.   Аны күбрәк сәяхәтчеләр, көтүчеләр һәм крестьяннар кигән. Борынгы Мисырда яулыкка охшаган баш киемен немесны бары тик фараон гына кия алган. Урта гасырларда яраланудан саклый торган шлемнар һәм алар астыннан киелә торган махсус башлыклар барлыкка килгән. Алар хәзерге балаклАваларга охшаган, шулай бит?
Ә бүген баш киемнәренең ниндиләре генә юк! 
Кайсы ел фасылында киелүенә карап, аларны җәйге, кышкы һәм язгы-көзге баш киемнәренә аералар. Җәй көне башка салам эшләпә һәм панама, җиңел кепка һәм бейсболка кияргә, яулык ябарга мөмкин. Алар барысы да һава үткәрә торган җиңел материаллардан җитештерелә. Кыш көне киелә торган җылы бүрек, йон башлык һәм шәл безгә салкыннан сакланырга ярдәм итә. Аларны йон җептән бәйлиләр, хайван тиресеннән яисә ясалма мехтан тегәләр. Дустым, синең инде башлыкның иң очына куела торган йомшак йомры чукны – помпонны күргәнең бардыр. Син беләсеңме, аны тәбәнәк каюта түшәменә бәрелмәс өчен, диңгезчеләр уйлап тапкан! 
Көз һәм яз көннәрендә башлык, берет, кепка, балаклава кияргә мөмкин. Алар нечкәрәк тукымадан җитештерелә. 
Кем киюенә карап, баш киемнәрен ир-егетләр, хатын-кызлар һәм балаларныкына аералар. Ир-егетләр күбрәк эшләпә, башлык һәм кепка кия. Ә хатын-кызлар әле боларга өстәп яулык та бәйли. Балалар боларның барысын да кияргә мөмкин. Шулай да нәниләр кия торган баш киеме ачык һәм матур төстә булуы һәм табигый уңайлы тукымадан эшләнүе белән аерылып тора.
Әле тагын махсус баш киемнәре дә бар. Алар аерым һөнәр вәкилләренә башларын җәрәхәтләнүдән сакларга ярдәм итә. Ә менә табиблар, пешекчеләр, сатучылар махсус баш киемнәрен чисталыкны саклау өчен кияләр. 
Аерым халыкларга гына хас булган баш киемнәре дә бар. Алар – милли баш киемнәре. Татар ирләре борын заманнан түбәтәй белән кәләпүш кисә, хатын-кызлар калфак белән бизәлгән матур яулык япкан.