«Белем җәүһәрләре-2024»
19 нчы ноябрь көнне бакчабызда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен IV шәһәркүләм татар теле олимпиадасы «Белем җәүһәрләре-2024» узды.
Олимпиада зур бәйгегә әйләнеп үзенең конкурсантларын елдан ел күбрәк туплый. Быел шәһәребездән 47 балалар бакчасыннан катнашу өчен гариза кабул ителде. Беренче турда балаларның сөйләм телләренең байлыгын, матурлыгын, аһәңлеген дәлилләп әхлакый патриотик темага видеоролик әзерләп җибәрү каралган иде. 47 балалар бакчасы арасыннан 20 се нигезләмәдәге критерийлар нәтиҗәсендә сайланып алынды. Икенче тур 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы базасында оештырылды. Хөкемдарлар буларак Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстан Язучыларының Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җирле оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин, аның ярдәмчесе Ибраһимова В. С., Яр Чаллы шәһәре татар хатын-кызларының «Ак калфак» җирле оешмасы җитәкчесе Әюпова Ф. Ф., Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең баш белгече Мөхәмәтова А.Ф. чакырылган иде. Бу турда биремнәр «Татарча сөйләшәбез», «Туган телдә сөйләшәбез», «Изучаем русский язык» укыту методики комплектларына нигезләнеп төзелде. Хөкемдарлар балаларның биремнәрне үтәвен бәяләп, алар белән татар халык авыз иҗатын ни дәрәҗәдә белүләрен аралашу нәтиҗәсендә билгеләп түбәндәгеләрне җиңүчеләр дип таптылар:
I урын
46 -Шириязданова Рания
83 -Чанышева Азалия
104-Гайсина Айназ
II урын
28-Хузина Самира
81-Зарипова Мәрьям
130-Гатауллина Әминә
III урын
95-Сафиуллина Ралина
98-Нагаев Камал
100- Мусина Әминә
Калган балалар «Иң матур татарча сөйләшүче бала»; «Иң милли җанлы бала»; «Иң актив бала»;«Иң иҗади бала»; «Иң креатив бала»номинацияләрендә дипломнар белән бүләкләнделәр. Шудай ук, язучылар бердәмлегеннән балаларга икешәр купшы китаплар тапшырылды. Бу күчтәнәч өчен Факил Сафинга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Татар телебезне онытмый, матур, итагатьле итеп аралашучы балаларыбызны тәрбияләүдә хөрмәтле татар теле тәрбиячеләренә зур уңышлар телибез.
Татар телен үстерү һәм пропагандалау максатыннан чыгып икенче елга «Белем җәүһәрләре» олимпиадасын региональ дәрәҗәгә күтәрергә планлаштырабыз.
Чаллы шәһәрең 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы мөдире Резедә Исаева.