Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 мая 2024 14:16

Бер капчык алма

Рольләрдә катнаштылар: Газизов Нурлан 7 яшь– әти Куян Валеева Алиса 7 яшь – әни Куян Низамутдинова Лиана 6 яшь– кыз Куян Замалиев Родион 7 яшь – малай Куян Хасанов Артур 6 яшь– малай Куян Сибгатуллина Ралина 7 яшь- Саескан Саляхов Аскар 7 яшь - Аю Хакимова Рамина 6 яшь- Керпе Саламатова Алиса 7 яшь –Тиен Ахметзянова Аэлина 6 яшь– Тиен Чекуров Кирилл 7 яшь –Бүре

Ширма ачыла. Куян өйе. Әти Куян уртага чыга, кулында балта, утын яра. Әни куян чигеп утыра, куян балалары уйныйлар. Әти Куян җырлый.

Әти Куян:

Якты алан кочагында,

Яшибез бергә-бергә.

Әни куян, улларым 

Матур кызым, һәм үзем.

Балалар тук, исән булсын дип

Үтәдер һәрбер көнем. Әти куян эшен дәвам итә.

Әни куян:

Иртән кояш яктырта 

Яңа көн туа.

Бергәләшеп биеп алсак. Бик күңелле була

Куяннар биюе.

Куяннар бии. Бүре тавышы ишетелә  

Куяннар куркудан калтырый башлыйлар. 

Әни куян:

Әллә кая бүре тавышы 

Ямьсез итеп кычкыра.

Бар керегез, балаларым 

Бүре йөри якында. Куяннар  кереп  качалар,

Әни куян:

Әйткән сүзне сез тыңлагыз.

Ишекләрне бикләгез!

Әти-әни әйткәнне,

Һичкайчан онытмагыз! Өстәл артыннан куяннар кычкыралар.

Куяннар:

Ишекләрне без бикләдек.

Тәрәзәләрне без яптык.

Әни ашарга бирче, 

Ашыйсыбыз бик килә.

Әни куян: Әни куян өстәл янында

Балаларым, куяннарым.

Өйдә бернидә калмаган.

Инде хәзер нишләргә?

Әти куян: Әти куян утыннарны жыя, Әни куян янына килә.

Кайгырма! Зур капчык алам

Урманга хәзер барам.

Тәмле алма, гөмбәләр

Җиләкләр алып кайтам. Ширма ябыла. Урман буйлап бара, җырлый

Әти куян: 

Якты алан кочагында,

Яшибез бергә-бергә.

Әни куян, улларым 

Матур кызым, һәм үзем.

Балалар тук, исән булсын дип

Үтәдер һәрбер көнем.   

Әти куян:

Бер нәрсә дә юк: Куаклар астыннан гөмбә, җиләк эзли.

Гөмбәдә, җиләктә.

Улларым, матур кызыма

Ниләр генә алып кайтыйм. Әти Куян эзләнә, шулвакыт ширма алдыннан алмагач үсеп чыга. Әти Куян алмагачны күреп ала һәм шатлана.

Әти Куян шатланып: 

И алмагач син бит минем 

Бәхетемә очрадың.

Алмаларың бигрәк күп

Алсу, кызыл, аллары.

Үзләре зур, ә тәмнәре, 

Ташып тора баллары. Капчыкка сала

И шатланыр инде кызым

Сөенерләр улларым.

Болай булгач бар да әйбәт

Уңды минем юлларым. Куян сөенә-сөенә  алма җыя. Саескан очып килә.

Саескан:

И мактый ул, и шатлана 

Җыя бөтен алманы

Башкалар ни ашар диеп,

Уена да алмады

Әти куян:

Син саескан, шаулама әле

Монда җитә алмалар

Өйдә мине ачыккан килеш

Көтеп тора балалар.

Саескан:

Ни табыйм да, ни ашатыйм

Синдә генә балалар!

Аучы килеп атып китәр, 

Бүре тотып ашар 

Әти куян:

Ах син явыз, саескан

Кит янымнан, көш моннан. 

Саескан очып китә. Куян капчыгын өстерәп бара, кинәт аюга бәрелә, куркып җиргә утыра.

Әти куян:

Ай-ай, куркам, куркам. Аюны күрә.

Тимәгәе, аюкай 

Аю:

Исәнме, Куян дускай 

Ник сиңа тиим, куянкай 

Мин үз юлымнан барам.

Кышка тәмле бал эзлимен

Таба алмыйм гына һаман. Аптыраган кыяфәттә

Әти куян:

Аю дускай, алай булгач

Алмалар белән сыйлан.

Мин аларны улларыма,

Кызыма диеп җыям.

Аю:

Бигрәк тәмле алмаларны 

Кышкада саклап куям. (Алманы исни)

Рәхмәт, куян, күчтәнәчең

Күңелемә хуш килде.

Мин киттем, ә син сак бул-

Бүредә йөри бире.

Аю китә. Куян янына сикерә-сикерә 2 тиен килә. 

Әти Куян: Исәнмесез, тиеннәр! Кая барасыз?

Тиеннәр бергә: Исәнме, Куян абый!

1 тиен: 

Әй, ямьле дә урманда

Сикерәбез агачта.

2 тиен:

Чикләвекләр җыябыз,

Шаярабыз, көләбез.

Тиеннәр: 

Куян абый, нәрсә таптың? 

Безне дә сыйлачы.

Әти Куян:

Тиенкәйләр, балакайлар

Бик күп миндә алмалар.

Кайсы кирәк алыгыз сез,

Капчыгымда күп алар.

Куян капчыктан алып тиеннәргә алма бирә.

Тиеннәр бергә:

Бик зур рәхмәт, куян абый.

Тиеннәр йөгереп китәләр. Керпе керә. Әти куян каршысына чыга.

Әти куян:

Керпе дускай, килче бире,

Нишләп йөрисең монда?

Алма кирәк булса әгәр 

Оялма, миннән сора.

Керпе:

Әйе, куян, алма диеп

Килгән идем мин бире

Алма да юк, гөмбә дә юк

Кайтып барамын кире.

Әти куян:

Керпе дускай, алай булгач

Алмалар белән сыйлан.

Мин аларны улларыма,

Кызыма диеп җыям.

Керпе:

Рәхмәт сиңа куян дустым

Күчтәнәчне күп бирдең

Моның кадәр алмаларны 

Тапмас идем мин үзем. Керпе китә, Саескан очып чыга

Саескан:

Уф үләм, үләм. Куян

Капчыкта бер алма да калмаган. Саескан капчык күтәрә, капчык буш.

Ә өендә  балалары,

Көтәләр күптән аны. Саескан очып китә.

Әти куян:

Әй чыннан да капчыкта

Бер алма да калмаган.

Кире барып алырмын.

Алмалар җыеп капчыкка 

Салып алып кайтырмын. 

Әти Куян җырлап агачлар арасыннан бара

Әти Куян: 

Якты алан кочагында,

Яшибез бергә-бергә.

Әни куян, улларым 

Матур кызым, һәм үзем.

Балалар тук, исән булсын дип

Үтәдер һәрбер көнем  

Әти Куян җырлап агачлар арасына кереп китә. Бүре чыга.

Бүре җырлый:

Мин - бүре, мин - бүре,

Зур, усал бүре.

Мин куяннар яратам.

Бер кабам да һәм йотам. 

Бүре җырлап бетергәч алмагач төбенә утыра, йоклап китә. Әти Куян алмагач янына килә, алма эзли.

Әти куян:

Җирдә алма калмаган.

Агачтан алма җыям. Әти Куян алмаларны коя, бүре уяна. Бүрене күреп, Әти куян куркып артка чигенә. 

Бүре: 

Кем ул анда? Минем тәмле 

Йокымны бүлә икән?

Әти Куян:

Гафу ит бүре,

Ачуланма син мине. 

Улларым һәм кызыма 

Берничә алма кирәк.

Шуларны гына алам да,

Китәм мин аннан тизрәк.

Бүре: 

Улым имеш, кызым имеш.

Ач утыралар дисең

Миндә бүген иртәдә ач

Бик тәмле килә исең.

Бүре куянны тотмакчы була, Әти Куян тиз генә бүренең башына буш капчыкны кигертә. Бүре белән куян йөгерешеп китәләр.

Ширма ачыла. Куян өе күренеше. Әни куян кайгыра, балалар да кәефсез.

Әни куян: 

Балалар, утырыгыз

Әкият сөйлим сезгә. 

Тыңлагыз... Ишек шакыйлар

Әтиегез кайтты ахрысы

Ишек тавышы килә

Куяннар шатланып:

 Әти кайтты, әти кайтты. Шатлыктан сикергәлиләр. 

Керпе:

Юк, туган апа, керпе әле бу?

Сезгә күчтәнәч алып килдем.

Әни куян:

Керпе энекәш, урманда йөргәч

Син куянны курмәдеңме икән?

Керпе:

Күрдем куянны, капчыгы тулы

Сезгә диеп ул алмалар җыйды.

Аю, тиенгә һәм миңа күпләп

Зур, тәмле, кызыл алмалар бирде. 

Керпе Әни куянга кәрзин белән гөмбәләрне бирә һәм китә. Ишек шакыйлар 

Әни куян: 

Әтегез кайтты ахры

Ишек тавышы килә.

Куяннар шатланып: 

Әти кайтты, әти кайтты. Шатлыктан сикергәлиләр. Тиеннәр керәләр

Тиеннәр:

Юк әле Куян апай,

Тиеннәр килде,

Безнең гаиләдән, сезгә дип, 

Әни чикләвек бирде.

Әни куян: 

Рәхмәт, рәхмәт тиенкәйләр. 

Тиеннәр:

Саубулыгыз куяннар! Тиеннәр куяннарга бер кәрзин чикләвекләр бирәләр дә һәм саубуллашып китәләр. 

Әти Куян йөгереп керә.

Әти Куян:

Әнисе, куяным ишекне яп тизрәк

Артымннан килә, бүре куалап. Куян балалары качалар. Ишек шакыган тавыш (2 тапкыр). ффф

Аю: 

Курыкмагыз! Бу мин-аю.  

Бал алып килдем сезгә

Алмаларың өчен рәхмәт

Бигрәк тәмле булдылар. Зур бал мичкәсе бирә.

Куяннар баласы: 

Рәхмәт аю абзый

Аю: Саубулыгыз туганнар!

Аю китә, куяннар өстәл артына утыралар, сыйланалар. Саескан очып чыга. 

Саескан:

Мине беркемдә яратмый

Кунакка да чакырмый.

“Әни куян, улларым 

Матур кызым..”- дип 

Миңа беркемдә җырламый.

Шаккатырсың, буш капчыктан 

Күпме ризык чыккан.

Әти куян:

Син Саескан күп күрәсең,

Бөтен яңалыкны беләсең. Бөтенесе уртага чыгалар .

Гаиләләр тату-дус булганда,

Яшәүве дә күңеллерәк.

ГАИЛӘ – БӘХЕТ АЧКЫЧЫ (әни куян)

ГАИЛӘ – УЛ ҖЫЛЫ УЧАК (куяннар)

ГАИЛӘ – ГОМЕР ЧИШМӘСЕ (аю)

ГАИЛӘ – ИЛ ТЕРӘГЕ (керпе)

ГАИЛӘ – НИГЕЗЛЕ ЙОРТ (тиеннәр)

ТАТУ ГАИЛӘГӘ КАЙГЫ КЕРМИ (бергә)

Бергә җырлыйлар.

Минем шундый зур гаиләм 

Минем бик куп дусларым

Менә шулай  яшәүләре

Үзе бик зур куаныч.

 

 

Казан шәһәре  Авиатөзелеш районы
“123 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы мәктәпкәчә белем  бирү муниципаль бюджет учреждениясе”

Танылган язучы В.Г.Сутеевның “Мешок яблок” 
әсәре мотивы буенча автор әкияте «Бер капчык алма» 
Әдәби тәрҗемә Шарифуллина Энҗе Наилевна, 
Насыйбуллина Фәния Талгатовна

югары категорияле музыка җитәкчесе 
Саломатина Гузель Равилевна,

Шигырьләр авторы,
1 категорияле тәрбияче 
Шарифуллина Энҗе Наилевна,

1 категорияле тәрбияче 
Низамова Ләйсан Дамировна

Костюмнар һәм декорация өчен җаваплы:
тәрбияче 
Мироносицкая Жанна Викторовна