Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 декабря 2023 16:38

Без – кунакта: Алабугада. Олы Шүрнәк урта мәктәбендә.

Очрашулар, яңа танышулар һәрвакыт күңелле инде ул!

Алабуга районы Олы Шүрнәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Хәйдәр кызы Галиева:

- «Гөлназ ханым, «Эшлекле аш»та сезнең дә фикерләрне көтеп калабыз, килми калмагыз, - диюгә юлга кузгалдык. Алабуга мәктәпләрендә, балалар бакчасында еш булуга карамастан, бу мәктәп аеруча күңелгә кереп калды. Авылның киләчәге, яшь буынның көн-күреше турында кайгыртып яшәүче мөгаллимнәре, җитәкчеләре бар аның. Әңгәмә барышында ук, җирле үзидарә рәисләре белән тормышка ашырырлык планнар да корырга җитештеләр, төрле юлларын да уйладылар.
Технология укытучысы Эльвина Ренат кызы Сагирова киндер тукымадан сумка-шопперлар тегү буенча мастер-класс үткәрде, китапханә мөдире Фәридә Мөнир кызы Данилованың курчаклар күргәзмәсе белән таныштык. Шифалы үләннәрдән дә мастер-класста да катнашырга насыйп булды.

- Мондый осталар булганда авыл яшәячәк, борчылмагыз! – дип юатасы килә үзләрен. Ә без исә, үз чиратыбызда, балаларны тәрбияләүдә, белем бирүдә ярдәм итәрбез. Шундый очрашу оештырган, мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Валентина Василий кызы Миросановага рәхмәтебезне җиткерәбез.
 
Гөлназ Ярмиева