Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 февраля 2024 11:27

Без – кунакта: Яр Чаллыда. «64 нче прогимназиядә»

Һава торышы буранлап, безгә каршы торса да, Чаллының 64 нче прогимназиясенә бармыйча кала алмадык.

Анда 21 нче февраль – Халыкара туган телләр көне уңаеннан туган телләр атналыгы башланып китте.  Безне милли киемнәрдән, ачык йөз һәм киң күңелләре белән каршы алдылар!  Үзләренең җыр, бию, уеннары, татар телен камил белүләре белән сокландырдылар. 

Без – «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналы хезмәткәрләре – журнал битләре буйлап кызыклы сәяхәт оештырдык,  сәхифәләребез, бәйгеләребез хакында сүз алыштык, бүләккә журналларыбызны калдырдык.
Киләчәктә дә дуслыгыбыз нык булсын!