Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 декабря 2023 11:19

Без – кунакта: Яшел Үзәндә. Әйшә мәктәбендә

Чираттагы очрашуыбыз Әйшә урта мәктәбендә булды. Яшел Үзән районында урнашкан бу мәктәп белән күпләр таныштыр. Үзенә генә хас йөзе – милли мәдәни рухта тәрбияләнүче укучылары, үз эшләренең остасы булган мөгаллимнәре бар.

Мәктәпнең директоры Зыятдинова Гөлнур Рәис кызы һәм милли укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбият укытучысы Бачкова Эльвира Васыйл кызына рәхмәтебез зур. Мәктәптәге сәнгать мәктәбе һәм иҗади түгәрәкләрнең дә эшләп килүендә аларның хезмәте бик зур. Укучылар да бик сәләтле. Ул төрле уен коралларында уйнау яисә сәнгатьле уку, төрле милләт биюләрен бик оста башкару дисеңме... Гомумән, әйшәлеләр талантка бай. Ирексездән Сократның «Һәр кешедә кояш бар, аңа яктыртырга ирек бирегез» («В каждом человеке есть солнце. Только дайте ему светить») дигән гыйбарәсе искә төшә. Ә әйшәлеләр исә бу яктан да бәхетле, һәрвакыт юл салучы, киңәш бирүче остазлары да янәшәдә генә икән ләбаса. Алар – скрипкачылар ансамбле җитәкчесе Юлия Петрова, домбрачылар төркеменең җитәкчесе Борганова Татьяна.

Әйшә урта мәктәбендә «Тукай укулары» бәйгесе дә, шигърият бәйрәмнәре дә гөрләп үтүе хакында Эльвира ханым бәйнә-бәйнә сөйләде. Горурланырлык та шул. Ә без исә үз чиратында уңышлар телибез! Безнең журналларны да укыгыз, проектларыбызны карагыз, белем үрләрен безнең белән бергә яулагыз дигән теләктә калам.

Ә яшьләргә исә мөмкинлекләр һәм юл салучы шундый остазлары булганда, үрләр яулавы авыр булмас. Уңышлар сезгә, дуслар!

Гөлназ Ярмиева

Галерея