Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 декабря 2024 13:41

Безнең бердәм гаилә

Мине исемем – Индира. Мин «Айсылу» балалар бакчасына йөрим.

Безнең гаиләдә 5 кеше – әтием, әнием, Азалия, Амалия апам һәм мин. Әтием ерак җирләргә китеп эшли. Без аны зарыгып көтеп алабыз. Ул да безне сагынып кайта. Әтием белән кинога, паркларга барабыз, велосипедта йөрибез. Ул безне табигать кочагына да алып бара: бергәләп балык тотабыз. Шул балыклардан әтием тәмле итеп балык ашы пешерә. Әнием безне көн дә тәмле ризыклар белән сыйлый. Без дә әнигә булышабыз. Азалия апам идәннәрне юа. Амалия апам тузаннар сөртә, ә мин гөлләргә су сибәм. Без гаиләбез белән җырларга, биергә яратабыз, төрле конкурсларда катнашабыз. Минем әнием матур итеп җырлый, ә әтием бии. Апаларым да алардан калышмый. Ә мин шигырьләр сөйләргә бик яратам. Мин гаиләмне бик яратам.

Халниязова Индира, Азнакай, 3 нче «Айсылу» балалар бакчасы, 6 яшь.

Галерея