14 сентября 2024 14:56
Безнең ишегалдында
Әтәч «Кикрикүк!» — дип, таң белән Йокыдан уятучы. Ул — иң иртә торучы Һәм иң иртә ятучы. Үрдәк Күлгә таба йөгерә, Җиргә басып лап та лоп. Күпләп су эчә, ашый, «Бак-бак», — диеп мактанып.
Каз
«Кыйгак-кыйгак» килә дә
Бермәлгә уйга кала.
Шәп итеп суда йөзә
Һәм бераз оча ала.
Дуңгыз
Дуңгыз рәхәткә чыккан:
Һаман җирне актара.
«Мырык-мырык» сөйләнә,
Ә борыны кап-кара.
Сарык
«Бә-ә-ә!» — ди сарык.
Әтием аңа печән, он бирә.
Оекбаш, бияләйгә
Сарыгыбыз йон бирә.
Ат
«Иһа-һа-һай», — дип кешни,
Арба тарта, йөк ташый
Чабышка да чыга ул,
Аннары солый ашый.
Ленар ШӘЕХ