Бүген әниләр бәйрәме
Әни – җир йөзендәге иң кадерле, иң матур сүз. Йөрәге астында яралган һәр сабыйга җан өрүче, җирдә яшәү бәхетен бүләк итүче, төн йокыларын калдырып кадерләп багып үстерүче, соңгы телем икмәген дә балаларына бирергә тырышучы, үзе туңганда да газиз нарасыен җылыта алучы ӘНИиләребезне бәйрәм белән котлыйбыз һәм бары тик сәламәт булуларын телибез!
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый,
– Беләбез һәммәбез дә.
Бүген – әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә.
Резеда Вәлиева