Бүген балалар шагыйре Бари Рәхмәтнең туган көне.
Ул 1897 елның 29 нчы маенда туа. Иҗатының күп өлешен балалар поэзиясе алып тора. Тиз арада татар балаларының иң яратып укый торган язучыларныннан берсенә әверелә. 1957 елның 26 маенда вафат була.
Бари Рәхмәт шигыре
Алты яшь тик әле Әхмәткә,
Бик йөрисе килә мәктәпкә.
«Кайчан җиде яшькә җитәм? — ди, —
Тиз-тиз генә үссәм икән», — ди.
«Улым, ашыкма, — ди әнисе. —
Кечкенә бит, яшь бит әле син.
Бер елдан соң йөри башларсың».
«Ә бер ел ул, әни, кайчан соң?
Иртәгәме? Берсекөнгәме?
Көннәр салкынайгач, көзгәме?
Әйт тә әйт!» — ди Әхмәт. Йә, ничек
Җавап бирсен инде әнисе?!
«Илдар тәпи йөри башлагач
Укырсың, — ди, җавап тапмагач. —
Бер ел үтәр, бәбкәм, шулчакта
Озатырмын сине мәктәпкә».
«Илдар! Илдар! Тор инде,
Тизрәк тәпи йөр инде».