Бүген бездә Сабантуй!
Татар теле тәрбиячесе Захарова Раушания Низаметдиновна. Өлкән тәрбияче Мәүлетдинова Зилә Фаилевна
Менә ниһаять мәңге узмас кебек тоелган карлы-буранлы салкын кыш узды, ямьле яз җитте. Өй түбәләренә кадәр җиткән һәм бер дә эреп бетмәстәй тоелган ап-ак кар көртләре дә, әллә ни арада эреп беттеләр, шаян гөрләвеләргә әверелеп, җырлый-җырлый еракларга агып киттеләр. Безнең язны һәм җәйне сагынып көтеп алуыбызны аңлагандай, табигать ана май аеның беренче көннәреннән үк кояшлы, җылы көннәр бүләк итте. Санаулы көннәр эчендә бар дөнья яшеллеккә, хуш исле чәчәкләргә һәм туган якларын сагынып кайткан кошларның төрле тавышлар белән сайрауларына күмелде. Шул сәбәпле, тирә-юньдә һәм күңелләрдә шатлык хисләренең артуы да гаҗәп түгел. Тиздән бик тиздән сабантуйлары да җитәр, бар халык чын күңелдән бәйрәм итәр. Беләсезме, ә без инде иң беренчеләрдән булып, сабантуен үткәреп тә куйдык. Сүзләремнең хаклыгына шикләнергә кирәкми. Казан шәһәренең Киров районында урнашкан безнең 321нче татар балалар бакчасында сабантуй үткәрү, күп еллар дәвамында күркәм традициягә әверелде. Быел да май аеның чын җәйгә хас иң матур көнендә, чыгарылыш төркеме балалары бакча белән хушлашырга өлгергәнче, бар шартын китереп, халкыбызның милли бәйрәме – көндезге һәм кичке сабантуйны үткәрдек. Сабантуй башланыр алдыннан милли киемнәргә киенган балалар, Сабантуе – хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе,- дип җырлый-җырлый, колгага бәйләр өчен бүләкләр җыеп йөрделәр. Бәйрәм хөрмәтенә иң матур, иң затлы күлмәкләрен киеп килгән кызларыбыз колгага чиккән кулъяулыклар, ашъяулыклар, сөлгеләр бәйләделәр һәм барысы бергәләп матур итеп бизәлгән сабантуй мәйданына юнәлделәр. Сабантуе колгасын мәйданга алып керүне бакчабыз җырчы сандугачы һәм Халыкара “Сандугач - Соловей”, “Гасырдан гасырга” шулай ук республикакүләм конкурслар лауреаты һәм “Татар малае – 2026 ел” бәйгесендә Киров һәм Мәскәү районнары күләмендә 3 урын яулаган Мифтахов Кәримгә ышанып тапшырдык. Сабантуебыз халкыбызның милли традицияләренә нигезләнеп, шигырьләр, моңлы һәм шаян җырлар, дәртле биюләр, төрле уеннар, ярышлар белән бергә үрелеп барды. Кашык белән су һәм йомырка ташу, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, татарча көрәш бер генә баланы да битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Ярышта катнашкан һәр балага бүләк тә тапшырылды.
Ә кичке сабантуйга әти-әниләр, Салават яшьләр үзәге артистлары, “Алдынгылар” төркеме балалары һәм шул төркемнән вәкил – Митякина Дарья Александровна дә бар иде. Кичке бәйрәмебез шулай ук сабантуй колгасын алып керү һәм әниләр, балалар катнашында “Сабантуй сөлгеләре” дигән дефиле белән башланып китте. Матур милли киемнәрдән, кулларына искиткеч матур нәкышлар төшерелгән сөлгеләр тотып, көчле алкышлар астында, алар мәйдан әйләнделәр. Бакчага йөрүче балаларыбыз гына түгел, аларның әти-әниләре дә җырга-моңга, биюгә бик оста булып чыктылар. Баласы беренче нәниләр төркеменә йөрүче Инсаф Нигматуллин дигән әтиебез дә үзенең “Җиләк җыйдым” дигән җыры белән бик күпләрне сокландырды.
“Алдынгылар” төркеме балалары да буш кул белән килмәгәннәр. Алар ел буе безнең бакча балалары белән уртак эшчәнлек алып бардылар. Шушы эшчәнлеккә йомгак ясап, нәниләребезнең күкрәкләренә Барсик рәсеме төшерелгән значок та тактылар. Шушы төркемнең иң актив егетләренең берсе булган һәм район, шәһәр, республика, Россия күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә, бәйгеләрдә гел алдынгы урыннарны алып килгән Ранис Гыйлаҗев, “Сарман вальсын” җырлап, бәйрәм рухын икеләтә арттырып җибәрде. Ранис кебек җырчы егетләребез булганда, татар җыры, татар моңы мәңге яшәр, дигән якты өмет күңелләре җылытты. “Алдынгылар хәрәкәтте” төркеме балалары оештырган флешмоб та бар баланың да күңеленә хуш килгәндер дип ышанасы килә.
Ә сабантуйның иң кульминацион ноктасы беләсезме кайчан башланды?! Әлбәттә, Салават яшьләр үзәге артистлары игълан ителгәч. Бер мизгел эчендә бар тирә-юнь музыка дәрьясына күмелде. Концертларда Салават Фәтхетдинов белән бик күп еллар бер сәхнәдә концертлар куеп йөргән Илфат Шәехов үзенең гармунын сыздырып җибәрү белән, Татарстанның атказанның артисты Ядкәр Хәбибуллин яшь егетләрчә җитезлек белән бии-бии сабантуй мәйданына килеп керде һәм үзенең моңлы тавышы белән җыр сузып җибәрде. Салават Фәтхетдиновның бэк-вокалисткасы һәм татар җыр сәнгатендә инде танылып килүче Лилия Вәлиуллина да үзенең җырлавы белән һәркемне әсир итте. Тагы шуны да әйтәсем килә, Илфат Шәехов үзенең гармунында бию көйләрен уйнаганда, мөгаен бер генә кеше дә биимичә калмагандыр. Ә балаларның ничек шатлана- шатлана биюләрен күрсәгез иде күрсәгез иде! Ләкин бию буенча, беренче нәниләр төркеменә йөрүче Ризванова Җәмиләне берәү дә уздыра алмады. Бакчабызда гөрләп узган шушы сабантуй, сабыйларыбыз күңелендә балачакның иң гүзәл мизгелләренең берсе булып сакланыр мөгаен.
Иң ахырдан бакча мөдире Гөлфинә Наилевна бакча тормышында актив катнашкан әти- әниләргә һәм төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган балаларга рәхмәт хатлары, грамоталар таратты. Барыбыз да шушы бәйрәмнән канәгать булып, шат күңел белән өйләребезгә таралыштык.