Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 мая 2020 07:52

Covid-19 инфекциясеннән нәтиҗәле препарат булдыру вакыты билгеле

Covid-19 коронавирусыннан нәтиҗәле препарат бу елның көзенә үк әзер булырга мөмкин. Бу хакта Мәскәү физика-техник институтының ген инженериясе лабораториясе җитәкчесе Павел Волчков сүзләренә сылтама белән «Известия» газетасы хәбәр итә. Башка вирусларга каршы ясалган дарулар яңа коронавируска каршы нәтиҗәле түгел, дип аңлатты вирусолог. Әмма, аның сүзләренчә, Американың Regeneron Pharmaceuticals компаниясе тикшеренүчеләре...

Covid-19 коронавирусыннан нәтиҗәле препарат бу елның көзенә үк әзер булырга мөмкин. Бу хакта Мәскәү физика-техник институтының ген инженериясе лабораториясе җитәкчесе Павел Волчков сүзләренә сылтама белән «Известия» газетасы хәбәр итә.

Башка вирусларга каршы ясалган дарулар яңа коронавируска каршы нәтиҗәле түгел, дип аңлатты вирусолог. Әмма, аның сүзләренчә, Американың Regeneron Pharmaceuticals компаниясе тикшеренүчеләре хәзер антитәнчекне ясалма өстәү хисабына иммунитет барлыкка китерә торган препарат эшлиләр.

«Соңгы релизда алар июньдә даруларны клиник сыный башларга, ә препаратны көз башында ук чыгарырга вәгъдә итте. Минемчә, тиздән кешелек дөньясы Covid-19 вирусыннан реаль нәтиҗә бирәчәк дару алачак», — диде галим.

«Коронавирус белән авыручылардан алынган антитәнчек нәтиҗәлелек буенча аерылып торырга мөмкин. Ә АКШ фармакологлары иң яхшы антитәнчекне сайлап алган, аннары клонлаштырганнар», — диде Павел Волчков.

Чыганак: Татар.информ