31 января 2025 14:19
Дуслык күпере
«Салават күпере» журналы редакциясе хезмәткәрләре Кукмара районы Аш-Буҗи авылы «Тамчы» балалар бакчасында булып кайтты.
Анда Гөлнара Хәйдәрова һәм Гүзәл Зиннәтуллина тәрбиячеләр өчен «Салават күпере» журналы нигезендә балалар бакчаларында интерактив дәресләр үткәрү» дигән темага семинар уздырды.