Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 мая 2024 13:22

Гаилә – тормышыбызның нигезе.

Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетми, хөрмәт белән яшәргә кирәк!

2024 ел – Рәсәйдә «Гаилә елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан, Биектау районының «Калинка»  балалар бакчасына,  учак җылысы бөркелеп торган гаиләләр, «Гаилә елы» диеп аталган чарага чакырылды. Бәйрәмгә җитез әниләр, булдыклы әтиләр һәм мәрхәмәтле әби-бабайлар килделәр . Иң элек гаиләләр иҗади яктан көч сынашса, соңыннан оста хуҗабикәләр үзләрен аш-су ягыннан  күрсәттеләр.
Кичә барышында һәрберсе дә үз нәниләрен яратуларын, мәрхәмәтле һәм тәүфыйкле итеп үстерергә тырышуларын аңлаттылар. Җыр-биюле, уен-көлкеле чара сизелми дә үтеп китте. Кичә азагында, hәр гаиләгә дә  «Гаилә елы»ның символикасы булып торган түгәрәк икмәк тапшырылды.

Гөлия Илгизәр кызы Габбазова, «Биектау» «Калинка» балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе», музыка җитәкчесе.