Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
31 декабря 2023 09:36

Яңа ел котлы булсын!

Кадерле дусларым! Сезне Яңа 2024 ел белән котлыйбыз! Сез быел да күп нәрсәләргә өйрәндегез, үзегезгә яңа дуслар таптыгыз, зур булып үсеп тә киттегез. Яңа елда Сезгә нык сәламәтлек, зур уңышлар, яңа җиңүләр телибез. Яңа ел сезнең өчен чып-чын могҗизага әверелер, иң матур теләкләрегез чынга ашар.

Һай, Кыш бабай

Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре?

Кемнең көмеш күк сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

 

 

Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә?

Матур-матур капчыкларга

Күчтәнәч салып килә?

 

Чаңгы-чанада шуарга

Булды шома тавыбыз.

Кем безгә аны ясаган,

Кем икән ул, табыгыз...

 Җәвад Тәрҗеманов