«ЯРАТКАН ГАИЛӘМ» РӘСЕМ БӘЙГЕСЕ
2024 ел – Россиядә Гаилә елы! Шул уңайдан «Салават күпере» журналы «ЯРАТКАН ГАИЛӘМ» рәсем бәйгесен игълан итә! Бәйге 1 июльдән-20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«ЯРАТКАН ГАИЛӘМ» рәсем бәйгесенең шартлары:
*Яраткан гаиләңне рәсем итеп яса;
*Рәсемеңнең фотосын (күчермә дә ярый) 2024 елның икенче яртыеллыгына язылу турында квитанция күчермәсе белән salavatkupere@mail.ru электрон почтасына исем-фамилия, шәһәр, район, авылның исемен язып, «ЯРАТКАН ГАИЛӘМ РӘСЕМ БӘЙГЕСЕ» - тамгасы белән юлла;
*Рәсемнәр һәр ай 1-18 көннәрендә кабул итеп алына. Барлык рәсемнәр дә «Салават күпере» сайтында https://salavatkupere.com/ урын алачак.
*Һәр ай 8 катнашучының рәсеме «Салават күпере» журналында басылачак. Әлеге рәсемнәрне исемлек төзегәннән соң туры эфирда очраклы саннар генераторы ярдәмендә билгеләячәкбез.
*Бәйге 23 декабрь зур туры эфир вакытында 1 июльдән - 20 декабрьгә кадәр килгән рәсемнәр арасында 2 истәлекле бүләк уйнату белән төгәлләнәчәк.