27 октябрь 2026 13:44
«Илебез гаиләсе» шигыре
Автор - Владимир Степанов.
Илебездә төрле-төрле
Милләтләр яши күптән.
Кем тайганы якын күрә,
Кем даланы үз иткән.
Һәр халыкның үз теле бар,
Киеме – бизәк уйган.
Кем якасыз җилән кия,
Кем халат киеп куйган.
Берсе тумыштан балыкчы,
Берсе – болан караучы.
Берсе умарта тотучы,
Берсе – кымыз ясаучы.
Кайсына ямьле яз якын,
Кайсысына – сары көз.
Уртак ил – Ватаныбызда
Барыбыз да яшибез.
Ленар Шәех тәрҗемәсе.
Фәридә Ризаева рәсеме.