27 июля 2024 14:12
Иң матур сүз
– Син яраткан иң матур сүз Нинди сүз, әйт, бәбкәем?
– Иң назлы сүз, иң якын сүз,
ул матур сүз – әнкәем!
– Бар тагын бер иң матур сүз:
Һәрвакыт син әйткәнең.
Анысы нәрсә?
– Ул матур сүз,
ул якын сүз – әткәем!
– Үскәнем, йә инде син әйт!
– Иң матур сүз – Илкәем.
Анда мин, син – һәммәбез дә,
анда әткәй-әнкәем!
Нәкый Исәнбәт