19 март 2026 13:01
Иртәгә Ураза гаете
Ел буе көтеп алган Рамазан ае төгәлләнеп килә.
Иртәгә - Ураза гаете. Быел гает изге җомга көненә туры килә, ул Ураза бәйрәменә тагын да күбрәк ямь өсти.
Ураза гаете алдыннан мунча керү, юыну, бәйрәмгә яңа яки чиста яхшы киемнәрне кию, бик ерак булмаса, мәчеткә җәяү бару киңәш ителә.
Фитр сәдакасы күчерергә теләүчеләр өчен иң хәерле вакыт - бүген ахшамнан соң Гает намазына кадәр. Күләме - 200 сум. Гает намазыннан соң биргән сәдака фитр сәдакасы түгел, гади сәдака булып санала.
Казан мәчетләрендә гает вәгазе - 7.00дә, 7.30да - бәйрәм намазы укыла.