Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 декабря 2023 13:18

Исәнме, кыш!

Бүген кышның беренче көне! Имин, могҗизаларга бай кыш булсын, дуслар!

Кыш турында сынамышлар:

Беренче декабрь нинди булса, кыш шундый килер.

Кыш күп карлы булса, җәй яңгырлы булыр.
Кыш көне болытлар юлланып торса, җәй җылы булыр.
Кышның төньяк бураннары ашлык җыйганда яңгыр китерер.
Алтысында тулы ай, язгы ташу суга бай.
Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.
Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.
Кыш сыкы булса, җәй алма була.
Кыш томан булса, җәй юкәдә бал була.
Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлык уңар; шулай ук бәс булса да, ашлык уңар.
Яңа елда ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.
Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.
Гыйнвар унында бәс тотса, җәй яңгырлы килә.
Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
Тоз юеш булса, кыш көне җепшек була.
Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.