06 май 2026 14:04
Юбилей
Бүген Татарстанның халык шагыйре, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Ренат Хариска - 85 яшь!
Ботка
Газлы зәп-зәңгәр утта
Әни пешерә ботка.
Юган ярмасы – сары,
Исеме була – тары.
Ярманы суга салды,
Суны кайнатып алды.
Сөт өстәде аннары,
тоз өстәде аннары,
май өстәде аннары,
һәм ботка булды тары.
Ренат Харис