Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 марта 2025 13:43

Юбилей белән котлау

Казан шәһәре 321 нче татар балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Захарова Раушания Низаметдин кызыннан җылы, матур котлау. Зур рәхмәт Сезгә!

Кичә 3 нче март көнне, яраткан журналыбыз «Салават күпере»нең беренче саны дөнья күрүенең 35 еллыгы уңаеннан, шәһәребезнең иң матур урыннарының берсендә урнашкан «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында конференция булып узды. Әлеге журнал хезмәткәрләре белән күп еллар дәвамында дустанә  эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә, мин дә әлеге әһәмиятле чарада кунак буларак катнашу бәхетенә ирештем. Дөрестән дә, мин эшләгән 321 нче татар балалар  бакчасы хезмәткәрләре һәм балалары өчен «Салават күпере» якын дустыбызга әверелде. Безнең арабызда дуслык күперләре салынды дисәм дә, һич арттыру булмастыр. Шуңа күрә дә әлеге очрашу барышында редакция хезмәткәрләрен үз күзләребез белән күрү, аларның чыгышларын тыңлау, күңелләрдә уңай һәм шатлыклы хисләр тудырды. Аеруча әлеге журналга нигез салучы Зиннур Хөсниярның чыгышын барлык кунаклар да зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңладылар. Зиннур әфәнде журналны чыгаруда очрап торган, хәзер инде көлке тоелган, ә ул вакытларда аянычлы хәлләргә юлыктырырга мөмкин булган вакыйгаларга кагылышлы истәлекләре белән уртаклашты.

Баш мөхәррир Зилә Зиннуровна исә журналны нәшир итүдә булган яңалыкларга киң тукталды. Аны балалар өчен тагы да кызыграк, мавыктыргычрак итү серләрен ачты һәм киләчәккә булган планнары белән дә таныштырды.

Баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Зиятдиновна чыгышы очрашуга килгән барлык кунаклар арасында аеруча бер җанлылык, җылылык тудырды. Чөнки инде ул безнең барыбыз өчен дә якын туганыбыз кебек булып беткән иде. Бүгенге көндә яраткан журналыбызның  8250 меңлек тираж белән чыгуында, аның өлеше чиксез дип саныйм. Ул һәркемнең күңеленә ачкыч таба белә, төрле кызыксындыру чаралары белән журналга язылырга теләүчеләр санын арттыруга ирешә. Журналны укучылардан килгән бер генә сорауны да җавапсыз калдырмый. Шулай ук конференция барышында Гөлназ Зиятдиновна булган районнарның картасын күреп, сокланмый һәм гаҗәпләнми булдыра алмадык. Журналның мәнфәгатен кайгыртып, Татарстаныбызны иңләп-буйлап йөргән икән ул ләбаса! Тынгы белмәс Гөлназ ханым булмаган район, төбәк мөгаен бик аз калгандыр. Аның шулай үз эше өчен җанып-көеп йөрүенә сокланмый мөмкин түгел!

Әлеге күркәм чарага балаларның яраткан шагыйрәсе, Йолдыз Шәрапованың да килүе нур өстенә нур булып тоелды миңа. Очрашу тәмамлангач, әле Йолдыз ханым миңа үзенең «Дельфинга хат» исемле китабын автограф язып бүләк итте! Безгә бәхет өчен күп кирәк мени?!

Күпләрегез бәлки тагын мактану диеп кабул итәрләр, шулай да әйтмичә кала алмыйм. Очрашуга килгән һәрбер кунакка бүләк итеп, татар орнаменты төшерелгән сумка һәм диплом тапшырдылар. Бирегә шулай ук редакция тарафыннан игълан ителгән төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган балалар да килгән иделәр. Алар да буш кул белән китмәделәр.

Ахырдан «Салаватиклар» төркеме чыгышын карадык. Аларның бии-бии җырлауларын тыңлап сокландык.

Иң соңыннан күзләрнең явын алып, авыздан сулар китереп, бәйрәм торты чыгардылар. Торт һәркемгә җитте, берәү дә өлешсез калмады.

Инде сүземнең соңында «Салават күпере» журналын һәм редакция хезмәткәрләрен 35 еллык юбилейлары белән чын күңелемнән котлыйсым килә. Зурдан-зур уңышлар сезгә, барыгыз да исән-сау булыгыз! Иҗат чишмәләрегез беркайчан да саекмасын, укучыларыгыз саны кимемәсен, гел артып торсын! Дуслыгыбыз дәвамлы булсын!