31 октябрь 2026 13:53
«Кәләпүшем-калфагым» җыры тексты һәм ноталары
Резеда Вәлиева сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе.
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак үзе ап-ак
Бик килешә йөземә.
Йөзләремә килешәсең
Кайлардан гына белгән.
Туган көнгә Дәү әтием
Кәләпүш алып килгән.
Кушымта:
Кәләпүшем-калфагым,
Энҗе мәрҗәннәр чиккән.
Чиккән калфагым үземә
Бигрәк килешә икән.
Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Энҗе калфак кигән кыз ул –
Татар кызы дисеннәр!
Кәләпүшемне кидем,
Көзге каршына килдем.
Менә шушындый була ул
Татар малае дидем!
Кушымта.
Яңа кәләпүшем булгач,
Яңа җырлар өйрәндем.
Калфаклы чибәр кыз белән
Әйлән-бәйлән әйләндем!
Энҗе мәрҗән калфагыма
Йөрим сөенеп кенә.
Сәхнәләргә чыгып җырлыйм,
Калфаклар киеп кенә.
Кушымта.