Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 март 2026 16:12

Кар астыннан чыкты яз

Нәҗип Мадьяров

Иртә белән уянсак, 
Бөтен дөнья агарган. 
Түбәләргә, урамнарга
Актан да ак кар яуган.
Әбиебез: «Балалар, 
Күрәмсез, кыш килде, — ди. 
Көзне бөтенләе белән     
Кар астына күмде», — ди. 
Инде салкын кыш үтте,   
Нурга чумды дөньялар.   
Киң ярларын тарсынышып   
Ташый инеш, елгалар.
Әбиебез: «Балалар,
— Күлләрдә боз купты, — ди. —
Без сагынган шау-шулы яз
Кар астыннан чыкты», — ди.