Карга боткасы йоласы
«Балачак сәхнәсе» бәйгесе өчен Табигать кочагында үткәрелә, мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.
Максат: Балаларны татарларның гореф-гадәтләре белән таныштыру.
Үстерү бурычы: Карга боткасы мәҗүси йола-бәйрәме, ырымнары, уеннары, такмазалары аша балаларның сөйләм телләрен үстерү.
Тәрбия бурычы: Халкыбызның борынгы йола-бәйрәмнәренә карата ихтирам тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: Татар халкының мәҗүси бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен арттыру.
Методик алымнар һәм чаралар: сораулар бирү, аңлату, әңгәмә, мөстәкыйль эш, үсендерү, мактау.
Җиһазлар: ботка пешерү өчен казан, балалар санынча кашык-савытлар.
Бәйрәм барышы
Балалар куллары белән канат каккан, кош очкан сыман хәрәкәтләр ясап, чирәмнән йөгерешәләр. Татар халык әйтешүләре:
Карга әйтә: карр, карр,
Туем җитте, бар, бар!
Ярма, күкәй алып бар,
Сөт-маеңны тагын ал,
Ипи-чәең салып бар,
Карр, карр, карр!
Шуннан соң барлык балалар алып килгән ярмаларын ботка пешерүчегә тапшыралар. Ботка әзерләү процессы барган арада, балалар тәрбиячеләр белән бергә төрле уеннар уйныйлар.
-Балалар, әйдәгез әле язгы кояшны үзебезгә кунакка чакырыйк. Шушы матур бәйрәмебезгә ул да килсә, көнебез тагын да җылынып китәр!
Балалар түгәрәккә басып, кояшны чакыру хәрәкәтләре ясап татар халкының “Кояш чык” эндәшен кабатлыйлар:
Кояш чык, чык, чык!
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык – сабы алтын,
Безгә кирәкми салкын.
-Балалар, кышлар үтеп, ямьле язлар җитте. Язлар җитү белән сез табигатьтә нинди үзгәрешләр сиздегез?
-Көннәр җылырак.
-Урамда озаграк уйныйбыз.
-Сыерчыклар кайтты.
-Яшел чирәм чыга башлады. һ.б.
-Сез бигрәк игътибарлы икән, балалар, әйдәгез әле сезнең белән дәрестә үзебез кабатлаган мәкальләрне искә төшереп китик. Мин сезгә мәкальнең бер өлешен яңгыратам, ә сез аны дәвам итеп бетерергә тиеш буласыз.
Татар халык мәкальләре
-Язгы көн ......
-....ел туйдыра.
-Яз чәчсәң .......
-.......көз урырсың.
-Язгы хезмәт ......
-......көзге хөрмәт.
-Язның байлыгы – кояш, көзнең байлыгы – ....
-....уңыш.
-Бигрәк акыллы икән сез, балалар, барысын да бик яхшы исегездә калдыргансыз.
-Тиздән инде бакча эшләре дә башланып китәр. Бакчада нинди яшелчәләр үстерәләр әле?
-Кишер, кыяр, чөгендер. Бәрәңге, помидор, кәбестә....һ.б.
-Әйдәгез без дә яшелчәләр булып алыйк әле.
Татар халык драма уены “Яшелчәләр”.
Яз көне ишегалдында, болыннарда уйнала торган уен. Балалар арасыннан “бакчачы”, “яшелчә алучы” билгеләнеп куела.
Балалар бер тирәгә җыелып утыралар һәм бакчачы аларның колагына яшелчә исемнәрен әйтеп чыга. Шул вакыт сатып алучы килеп ишек кага һәм ике арада шундый сөйләшү башлана:
-Тук-тук!
-Кем бар?
-Мин.
-Син кем?
-Кеше.
-Нигә килдең?
-Яшелчә алырга.
-Нинди?
-Шалкан (теләгәнен әйтә).
Әгәр балалар арасында “шалкан” булса, ул торып йөгерә һәм билгеләнгән урынны урап килә. Әгәр сатып алучы шул арада аны куып тота алмаса, “шалкан” үз урынына килеп утыра һәм, аңа яңа исем кушылып, уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен “яшелчәләр” тотылып беткәнче дәвам итә.
-Ә хәзер, балалар, белемнәрегезне сынап алыйк әле.
Татар халык табышмаклары:
Ак юрганымны алып куйдым,
Яшел юрганымны җәеп куйдым.
(яз килү)
Борынсыз чыпчык боз тишә.
(тамчы)
Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы.
(сыерчык)
Лампа түгел – яктырта,
Мич түгел – җылыта.
(Кояш)
Йөз кат кием, барысы да төймәсез.
(Кәбестә)
Эче кып-кызыл, тышы ямь-яшел.
(Карбыз)
Түгәрәк – ай түгел,
Сары – май түгел,
Койрыгы бар – тычкан түгел.
(Шалкан)
Ул җир астына төшкән,
Кып-кызыл булып пешкән,
Ашка төс һәм тәм бирер
Аны кем әйтеп бирер.
(Чөгендер)
-Балалар, яшелчәләр үссен өчен нәрсә кирәк?
-Яңгыр.
-Шулай булгач әйдәгез яңгырны да чакырып алыйк әле.
Татар халык эндәше “Яңгыр яу”:
Яңгыр, яу, яу, яу!
Илдә уңыш мул булсын,
Үләннәр дә күп булсын,
Сыерлар да тук булсын,
Безгә эчәргә сөт булсын.
Яңгыр, яу, яңгыр яу,
Иләкләп, чиләкләп,
Пәрәмәчләп, коймаклап.
Арышларның башагы
Ач булмасын, тук булсын;
Сыерларның сөтләре
Аз булмасын, күп булсын.
-Инде тиздән яңгыры да явар, җиргә яшел чирәм шытып чыгар. Шул чирәмнәрне йолкып ашарга йомыркалардан нәни йомшак каз, үрдәк бәбкәләре дә чыгарлар. Әйдәгез, балалар, аларны искә алып бер уен уйнап алыйк.
Җырлы-биюле татар халык уены “Чума үрдәк, чума каз”.
Ачык һавада уйнала торган уен.
Уйнаучылар кара-каршы ике рәт булып тезеләләр дә парлашып кулга-кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:
Чума үрдәк, чума каз,
Агым суны ярата ул, ярата.
(бала исеме) үзенә иптәш эзли,
Белмим кемне ярата шул, ярата.
Өзелеп тә ярата шул, ярата.
(сайлаган бала исеме) ярата шул, ярата.
Уйнаучылар җыр ритмына туры китереп кулларын хәрәкәтләндереп торалар. Җырның икенче яртысында ялгыз кеше рәт арасыннан узып үзенә бер иптәш сайлый һәм аны җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы исә рәт башына китә һәм җыр кабат башланганны көтеп тора. Җыр яңадан башлангач ул да үзенә шул тәртиптә иптәш сайлый.
Уен шулай берөзлексез дәвам итә.
-Тиздән тәмле карга боткабыз да пешеп чыгар, әйдәгез соңгы уеныбызны уйнап алыйк. Бу уенда кем алып баручы буласын, без санамыш белән билгеләрбез.
Татар халык санамышы “Зәйнәбем”:
-Зәйни, Зәйни, Зәйнәбем,
Атны кайда бәйләдең?
-Алмагачка бәйләдем.
Алма төште шап итеп,
Зәйнәп чыкты ялт итеп.
Алып баручы билгеләнгәч татар халык зиһен сынаш уены “Көн-төн”.
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртага санамыш белән сайланган бала чыга. Ул – “ябалак”, түгәрәктәгеләр “кошлар” булалар.
Ябалак “төн!” дип кычкырса, “кошлар” куллары белән кош очкандагы хәрәкәтләр ясыйлар. Ә “көн!” дисә, барысы да катып калалар. Әгәр шул вакыт берәрсе селкенсә, ул уеннан чыгарыла.
-Ә хәзер, балалар, бәйрәмебезнең иң күңелле өлеше – карга боткасын ашауга күчәбез.
Кашыкны кулга алганчы, балалар, әйтегезче сез кайсы кул белән ашыйсыз?
-Уң кул.
-Бик дөрес. Әйдәгез ботка азрак суынып китсен, ә без сезнең белән бармак уены уйнап алабыз.
Татар халык бармак уены:
Баш бармак:
-Ботка пешерик, - ди.
Имән бармак:
-Ярма юк, - ди.
Урта бармак:
-Сатып алыйк, - ди.
Атсыз бармак:
-Аны кайчан түләрбез? - ди.
Чәнти бармак:
-Ашыйк та качыйк!
Мин кечкенә, күрмәсләр, - ди.
Кашыкларны ныклап кулга тотабыз да ашый башлыйбыз.
Шулай итеп матур бәйрәмебез тәмамланып китә.
Миннемуллина Зөлфия Зөлфәт кызы, Балтач районы Бөрбаш балалар бакчасы тәрбиячесе.