15 ноября 2024 10:17
Китап – иң зур байлыгым
Гатауллин Булат Илнур улы шигыре
Алтыны да кирәк түгел,
Көмешкә исем китми
Җан җылысы бирә торган
Китапка берни җитми.
Кулыма китап алсам,
Онытам бар дөньямны.
Китапның һәр сүзе изге,
Сафландыра җанымны.
Китап – ул иң зур байлыгым,
Күңелләрне пакьлидер.
Өйрәтеп изге гадәткә,
Җан сафлыгын саклыйдыр.