27 мая 2024 14:42            
            
                
            
            
            
            
            
            
            
            
        
                            Кояш һәм яңгыр. Уен
Урындыкларны (балагызга кечкенә урындык бирегез) арты белән үзегезгә каратып куегыз.
 Балагыз да, үзегез дә урындык артына чүгәләп утырыгыз. Урындык аркасының ачык урыныннан — «тәрәзәдән» карагыз. Түбәндәге шигырь юлларын әйтегез: 
  Тәрәзәдән кояш карый,
  Алсу нурларын сибеп.
  Сөенеп, кул чәбәклибез, 
  Уйныйбыз, матур итеп! 
  «Әйдә, шундый матур кояшлы көндә уйнарга чыгыйк!» — дип, балагыз белән бүлмә буйлап, биеп-сикереп, уйнап йөрегез, кулларыгызны чәбәкләгез. «Яңгыр килә!» — диюгә, урыннарыгызга йөгерегез (урындык артына чүгәләгез). Уенны берничә тапкыр кабатлагыз.
 
     
     
    
     
     
     
             
             
             
             
             
             
             
                                                            
                            
                        