21 октября 2025 14:52
Койрыклы дусларыбыз
Синең йомшак койрыклы дусларыбызны күрәсең һәм аларны тәмле чикләвекләр белән сыйлыйсың киләме? Алар Казанда менә кайда яши:
Рус-Алман Швейцариясе паркы;
Горький исемендәге парк;
Комсомол күле;
«Эрмитаж» бакчасы;
Горки-Әмәт урманы.
Бу урыннарда тиеннәр иркенләп йөри, агачтан агачка сикерә, кешеләр янына да килә
Иң мөһиме — аларны куркытмаска кирәк.
Тиеннәргә иң ошаган күчтәнәчләр:
-тозсыз чикләвекләр,
-көнбагыш орлыклары,
-алма кисәкләре.