«Кошлар – безнең дусларыбыз»
1 апрель, халыкара кошлар көне уңаеннан, Арча районы Мөндеш балалар бакчасында «Кошлар – безнең дусларыбыз» исеме астында танып-белү сәгате үткәрелде.
Әлеге чараның максаты - балаларга кошлар турында күбрәк мәгълүмат бирү, кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү. Мондый әңгәмәләр балаларда кошларга карата гына түгел, ә барлык тереклек ияләренә карата да мәрхәмәтлек хисләре тәрбияли. Табигатьне яратырга, чиста тотарга, кошларны җәнлекләрне сакларга өнди.
Һәръелдагыча быел да безнең экологиягә кагылышлы мондый чарага Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» табигый тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы чакырылган иде. Очрашу дәвамында күчмә һәм кышлаучы
кошлар турында әңгәмә уздырылды, аларны саклау буенча фикерләр әйтелде, табышмакларга җаваплар яңгырады.
Бәйрәм ахырында исә килгән кунаклар балаларга истәлекле бүләк тапшырып, күмәк фотога төштек.
Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» табигый тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы: «Бүген монда бик матур очрашу , табигатькә, кошларга багышланган бәйрәм узды. Без сезгә табигатьне, сакларга, кошларны рәнҗетмәскә кирәк икәнне белүегез өчен бик рәхмәтле. Алга таба да уңышлар теләп калабыз сезгә».
Мөндеш балалар бакчасының музыка җитәкчесе Гөлшат Хөсәенова.