Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 октября 2023 09:45

Көз бәйрәме

Табигатьне кызгылт-сары төсләргә бизәп, җирдә моңсу көз хөкем сөрә. Алтынсу яфракларга төшкән саран кояш нурлары күзләрне чагылдырып, бар җирне сихри матурлыкка күмә.

Безнең Азнакай шәһәре Катнаш төрдәге 9 нчы «Салават күпере» балалар бакчасында да «Уңыш» бәйрәме узды. Берсеннән-берсе матур киенгән балалар көзнең бөтен матурлыгын, байлыгын чагылдыра алдылар. Игенчеләрнең басудан амбарларга икмәк ташуын, бакчаларда җиләк-җимеш өлгерүен, урманның безне гөмбәләре белән сыйлавын бик оста сәхнәләштереп күрсәттеләр. Үзләре дә яшелчәләр булып киенеп биеделәр. Сөмбеләне каршы алырга да бик ныклар әзерләнгәннәр. Тәрбиячеләре әйткән татар халык табышмакларга да җавапларны бик тиз белделәр, матур җырлар җырланды, шигырьләр сөйләделәр.  Бәйрәм бик күңелле узды.

Гәрәева Зөлфия.