Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 ноября 2023 06:53

Көзге бәйрәм

Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 115 нче татар һәм рус телендә белем бирә торган «Сорнай» балалар бакчасындагы 7 төркем балалары көзге бәйрәмдә катнаштылар.

Бәйрәмнең исеме «Гөмбәләр электричкасы» дип аталды. Балалар гөмбә киеменә киенеп, матур спектакль куйдылар.

Аннан соң балалар биеп, җырлап һәм уеннар уйнап алтын көзне каршы алдылар. Алтын көз үзенең бүләкләре белән килде. Сары төстәге баллы алмаларын өләште. Шундый матур, күңелле көзге бәйрәмнәр балалар бакчасында ел саен уза. Бу бәйрәм чаралары күңел ачу ягыннан гына түгел, ә яңа белем алу ягыннан да балаларга бик зур тәэсир итә.

Гаязова Эльвира Гадил кызы, тәрбияче.