Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 ноябрь 2026 16:15

«Көзге мәшәкатьләр» шигыре

Автор - Маргарита Ивенсон.

Көзге мәшәкатьләр

Тәлгәш-тәлгәш миләш яна,

Уттай күк йөзен күрәм.

Чакырылмаган кунактай

Көзге урманга керәм.

 

Һәрбер җәнлекнең үз эше,

Бар да көйли үз көен:

Янут куышын җылыта,

Күркәләр җыя тиен.

 

Имән чикләвеге кабып,

Тычкан чаба өненә,

Ул үзенә азык җыя

Кышның суык көненә.

 

Якты-алтын чаганнарның

Ишеген киереп ачам,

Шул мизгелдә бу җәнлекләр

Үз өйләренә кача.

 

Көзгә күренми шаулаган

Тормыш кала тукталып.

Дусларым, сезне борчымыйм,

Китәм, сезгә сокланып.

 

Фәридә Ризаева рәсеме

Ленар Шаех тәрҗемәсе