Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 января 2024 10:07

«Күңелле әлифба» китабы.

Сезне сөендерерлек яңалыгыбыз бар бит, дуслар!

«Күңелле әлифба» китабының тулыландырылган варианты дөнья күрде.
Ябыштыргычлы бу зур китап балагызны кечкенәдән хәрефләр дөньясы белән таныштырыр!
Матур рәсемнәр, кызыклы шигырьләр, күңелле биремнәр, махсус сүзләр, уңайлы язу үрнәкләре ярдәмендә бала әлифбаны бик тиз отып алыр!
Китапта күрсәтелгән махсус QR-кодлар аша танылган артист Алмаз Гәрәев һәм аның кызы Зөбәйдә катнашуындагы «Күңелле әлифба» тапшыруын карап, белемен тагын да баетыр!
«Күңелле әлифба» китабы 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балалар өчен! Ул кызыклы һәм файдалы әсбап кына түгел, шәп бүләк тә! Әлифбаның беренче битендә махсус урынга баланың фотосын ябыштырып, гади анкетаны тутырсагыз, бала бу китапны гомерлек истәлек итеп саклар.
Әлифбаны бергәләп, күңелле итеп өйрәник! Китапларны яратып укыйк! «Күңелле әлифба» китабын һәр бала яратып укыячак!