Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 ноября 2023 07:04

Күңелле очрашу

Безнең балалар бакчасында бер күркәм традиция яшәп килә. Һәр ел саен балалар өчен нәшер ителүче «Салават күпере» журналына язылабыз. Бу чарада барлык тәрбиячеләребез дә бик актив катнашалар.

 «Салават күпере» журналы редакциясе белән безнең уртак эшчәнлегебез инде 1990 елның март аеннан, ягъни журналның иң беренче саныннан ук башланды. Шушы өч дистә елдан артык вакыт эчендә, «Салават күпере» безнең якын дустыбызга әйләнде. Аның һәр санын сагынып көтеп алабыз һәм шөгыльләрдә бик рәхәтләнеп кулланабыз. Редакция хезмәткәре белән дә даими элемтәдә торабыз. Күп кенә бәйрәм иртәлекләрендә – алар безнең иң кадерле кунакларыбыз. Алар үзләре дә бурычлы булып калмыйлар. Журналга иң күп язылучы балалар бакчаларының, мәктәпләрнең татар теле тәрбиячеләрен, укытучыларын, китапханәчеләрне, җитәкчеләрне бергә җыеп, эшлекле һәм файдалы чара үткәрәләр. Быел да бу күркәм чара бик күтәренке рухта үтте. Әлеге очрашуның сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әдәби музеенда үткәрелүе дә тәэсир итми калмагандыр. Журналның баш мөхәррире ЗиләФәйзуллина һәм аның урынбасары Гөлназ Ярмиева, балаларны кече яшьтән туган телгә, татар теленә, милләтебезнең рухи асылын аңлый белергә өйрәтүдә, педагоглар белән уртак эшчәнлек алып баруның, күңелле нәтиҗәләргә китерүе хакында сөйләделәр. Киләчәккә булган планнары белән дә таныштырдылар. Шуннан соң очрашуга килгән педагогларны котлаулар һәм аларга Мактау хаты тапшырулар булды. Очрашуның ахырында безне тагын бер сюрприз көткән булып чыкты. Габдулла Тукай музее буйлап тирән эчтәлекле экскурсия үткәрделәр. Барыбыз да редакция һәм музей хезмәткәренә рәхмәтләребезне әйтеп, тагы да зуррак эшләргә рухланып таралыштык.

 

Захарова Раушания Низаметдин кызы, Киров районы 321 балалар бакчасының татар телен өйрәтү тәрбиячесе.

 

Галерея