Кыш бабай бүләк өләшә
Ә Кыш бабай әйтерсең аны күрми дә, уңга-сулга бүләкләр өләшә: Куянга барабан, Тукранга пәке, Тиенгә курчак, Тычканга быргы... Үзенә өлеш чыкмагач, Саескан, тәмам нәүмиз булып, бер читкә барып кунды. Хурланудан аның күзенә яшь бәреп чыкты.
Зәңгәр урманга Кыш бабай килгән көннең кичендәге тынлыкны койрыксыз Саескан чәлпәрәмә китерде:
– А-һа-һай! Ишеттегезме әле? Күрдегезме әле?
– Ни булды? Сөйлә инде тизрәк! – дип чыелдады Тычкан.
– Әллә... Әллә урманга аучы килгәнме? – дип калтырандыТиен.
– Карчыга күренмәгәндер бит? – дип чыркылдады Чыпчык.
Куяннар, куркынып, ялт-йолт карандылар.
– Кыш бабай килә, Суык бабай! – дип кычкырды Саескан.
– Кыш бабай? Бик куркынычмы ул? Усалмы? Тешләмиме? – дип шаулаштылар җанварлар.
– Хи-хи-хи! – дип көлде Саескан, белдекле кыланып. – Бик шаян ул Кыш бабай. Дәү капчыгына салып, төрле бүләкләр алып килә. Минем ише акыллы кошларга бушлай өләшә. Ә сиңа, Чыпчык, бүләк эләкмәячәк, чөнки син аңгыра, тинтәк.
Кыяфәтең дә каракныкына охшаган.
– Ә миңа? Миңа? – дип кызыксынды Тиен.
– Сиңа да юк, – дип көлде Саескан. – Синең дә акылың керделе дә чыктылы. Гомумән, сезнең арада акыллы җан иясе юк. Бер Тукран бераз уйларга сәләтле дисәң, анысы да шыр тиле! Бер мин генә акыллы кош, зирәк кош!
– Ә... Ә нәрсә бүләк итәчәк соң сиңа Кыш бабай? – дип сорады Тычкан.
– Маш-шина! – дип күкрәк киерде Саескан.
Шулвакыт урман өстендә: «Кар-р-р!» дигән аваз яңгырады.
Күтәрелеп карасалар, имән башына Ала карга килеп кунган икән.
– Кыш бабай килде! – дип каркылдады ул.
Әйе, зәңгәр урманга Кыш бабай килде. Салкын ак томан булып килде ул, көмеш бәс булып, агач ботакларына сарылды. Аннары ак сакаллы, ак тунлы, зур гәүдәле мөлаем бабайга әверелде.
– Йә җәнлекләрем, кошларым, ничек яшисез? – дип елмайды ул, урман халкына карап.
Кыш бабай, дәү капчыгын чишеп, бүләкләрен чыгара башлады.
Шунда ук әрсез Саескан очып килеп җитте.
– Миңа! Миңа! – дип кычкырды ул, Кыш бабай кулындагы сыбызгыны күргәч. Әмма Кыш бабай сыбызгыны Чыпчыкка бирде.
– Ә миңа? Миңа нәрсә? – дип үрсәләнде Саескан.
Ә Кыш бабай әйтерсең аны күрми дә, уңга-сулга бүләкләр өләшә: Куянга барабан, Тукранга пәке, Тиенгә курчак, Тычканга быргы... Үзенә өлеш чыкмагач, Саескан, тәмам нәүмиз булып, бер читкә барып кунды. Хурланудан аның күзенә яшь бәреп чыкты. Шунда нәни Куян түзмәде, кыяр-кыймас кына Кыш бабайның тун җиңенә кагылды:
–Бабай! Бабакай, ә Саесканга нәрсә?
– Ә, Саескан өлешсез калдымыни әле? – дип, хәйләкәр генә елмайды Кыш бабай. – Сезнеңчә ничек, балалар, бүләк
тиешме Cаесканга?
– Мин аңа үземнең сыбызгыны бирәм, – дип чыркылдады Тычкан.
– Мин барабанымны...
– Мин пәкемне...
Шунда Саескан башын тагын да түбәнрәк иде.
– Йә, ярый, монда аңа да бүләк калган икән әле, – диде
Кыш бабай һәм капчыгыннан искиткеч матур зәңгәр шар чыгарып бирде. Саескан шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Ул үзенең зәңгәр шарын бөтен халык күз алдына – каен ботагына элеп куйды. Урман өстенә сыек зәңгәр яктылык таралды.
Аяз Хәсән