19 октябрь 2026 13:36
Мари халкы турында
Октябрь (2026 ел) санының тугызынчы бите.
САЛАМ ЛИЙЖЕ
Марилар – бай традицияле халык. Аларның саны – нибары 500 мең. Күбрәк Мари Эл республикасында яшиләр. Мари Эл башкаласы – Йошкар–Ола.
Яраткан ризыклары – подкогыльо, алар ит яисә эремчектән ясалган яссә пилмәннәргә (вареникларга) охшаган.
Мариларның милли уен кораллары да бар. Гөсләне хәтерләткән кусле бик матур һәм моңлы яңгырый!
Яңа ел башлануга, мариларда Шорыкйол (Сарык аягы) бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмнең төп кунаклары – Васли Кугыза (Васли карт) һәм Васли Кува (Васли карчык). Алар йорттан-йортка йөри, кешеләрнең тырышлыгын тикшерә.