30 октябрь 2026 13:51
«Матурлык минем белән» шигыре
Автор - Мөдәррис Әгъләмов.
МАТУРЛЫК МИНЕМ БЕЛӘН
Зур, матур, биек йортлар,
Тәрәзәләрдә утлар...
Ишектән килеп керәм.
Кайда гына барсам да,
Матурлык минем белән.
Алда күл, янда болын...
Уйнаклап йөри колын...
Мин дә тәгәрим, көләм,
Чөнки, кайда булсам да,
Матурлык минем белән.
Сикереп төшәм суларга,
Шундый рәхәт суларга!
Тауларга күтәреләм.
Кайда гына булсам да,
Матурлык минем белән.
Җирем иркен, илем киң,
Горур йөрергә мөмкин,
Имичә башны түбән...
Чөнки, кайда булсам да,
Матурлык минем белән.
Диләрә Нәүрузова рәсеме.