27 июнь 2026 15:05
Мияубикә
Константин Ушинскийдан
Песи-пескәй, сары маңгай. Мияубикә иркәлеккә бик иркә, ләкин хәйләкәр: тәпиләре аның хәтфә кебек йомшак, тырнаклары энә кебек, ай-яй үткен! Мияубикәнең колаклары сизгер, мыеклары озын, ә туны хәтфә төсле. Песи иркәләнә, сырпалана, койрыгын болгый, күзләрен йома, җыр көйли. Ә тычкан эләктеме — шәфкать көтмә инде! Күзләре зурая, тәпиләре корычтай ныгый, тешләре ыргак сыман була, тырнаклары тырпая.